Найти в Дзене

Гөлсирин Абдуллина бәхет турында...

Татар халкы талантлы җырчыларга бай. Бүген без сезне эстраданың моңлы, яшь җырчыларының берсе - Гөлсирин Абдуллина белән матур сөйләшүгә чакырабыз.
- Хәерле көн,Гөлсирин, хәлләрегез ничек?
- Хәерле көн. Хәлләрем яхшы, рәхмәт.
- Сәнгать дөньясына кайчан гашыйк булдыгыз?

Татар халкы талантлы җырчыларга бай. Бүген без сезне эстраданың моңлы, яшь җырчыларының берсе - Гөлсирин Абдуллина белән матур сөйләшүгә чакырабыз. 

- Хәерле көн,Гөлсирин, хәлләрегез ничек?

- Хәерле көн. Хәлләрем яхшы, рәхмәт.

- Сәнгать дөньясына кайчан гашыйк булдыгыз?

- Тумыштан, дисәм дә ялгыш булмас. Минем әти-әнием гомер буе иҗат дөньясында кайный. Әни-хореограф, режиссер, ә әти - баянчы. Әти җырга-әни биюгә өйрәтә иде. Үземне күпме хәтерлим, истәлекләрем җыр-бию белән бәйле. Концертларга йөри идек, конкурсларда, спектакльләрдә дә катнаша идем. Кызыгы шул, үзебезнең район конкурсларында катнашканда бөтенләй урын алмый идем. Әти-әниләр: “Вакыты житмәгән, бирешмә, соң түгел әле, булыр”, - дия иде. Тырыша торгач, 12 яшьтә район конкурсында 2 нче урын алдым. Шуннан бер ел үткәч, гран-при бирделәр. Ә анда гран-при иясе булуы алдан каралмаган булган икән. Шуңа бүләк алмыйча, елап кайтып киткәнем хәтеремдә. Бүләкне соңрак тапшырдылар. Менә шул гран-придан соң, зур конкурслар башланды, республика конкурсларына чыга башладым.

- Үзегез җырлар язасызмы?

- Юк, язмыйм. Минем уйлавымча, "Кеше җырлагач, аны иҗат та итә белергә тиеш" дигән сүз бер дә дөрес түгел. Шуңа һәрбер кешенең үз профессиясе бит инде. Композиторлар яза, ә җырчылар алар язганны халыкка башкара. Һәм җырларны да артистлар төрле композитордан алырга тиеш дип уйлыйм, чөнки бер генә композитордан алсаң, алар бик охшаш була. 

- Нәрсә ул иҗат?

- Минем өчен, иҗат - бер дөнья ул. Кайберәүләр уйлый: "Җырчылар нәрсә инде, чыга да жырлый инде",- дип. Бердэ алай түгел, ул җырны халыкка башкарыр алдыннан күпме көч куелганын җырчылар үзләре генә аңлый. Чыгып селкенеп тору гына түгел, халык алдына чыгу, җыр, репертуар сайлау – болар барсы да бик зур көч тәлап итә. Иҗат һәрбер кешедә бардыр дип саныйм. Мәсәлән, Пирамида концертлар залына керәсеңме, концерт-спектакльләр карыйсыңмы, хәтта җыр тыңласаң да, ул иҗат дип күрәм, чөнки иҗат кешене тынычландыра, булган авырлыкларны оныттырып тора. 

- Гөлсирин, сез үзегезне йолдыз дип саныйсызмы?

- Юк. Йолдыз булу өчен бик күп тырышырга, күп эшләргә кирәк. Мин үземне җырлый белә торган кеше дип саныйм. Аллаһы тәгалә биргән тавышны, мин тамашачыга башкаручы. Дөресен генә әйткәндә, бәлки мин йолдыз булырга бераз куркып торамдыр. Чөнки Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар кебек бөек шәхесләр артына басар өчен, үсәргә дә, үсәргә кирәк. Бу вакытта тамашачының роле бик зур. Тамашачы җырчыларны сәхнәгә күтәрә дә, төшерә дә.

- Аңлашылды. Гаилә темасын да карап китик. Ничек уйлыйсыз, җырчы булмасагыз ирегез Азат Абдуллин белән танышыр идегез микэн?

- Белмим, мин үземне башка өлкәдә күз алдына китерә алмыйм. Шулай да танышыр идек, дип уйлыйм. Бу сорауны Азат Абитовның үзеннән сорарсыз.

- Язмыш. Бәхет. Бу төшенчәләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Олылардан ишеткәнне генә әйтәм, менә, мәсәлән, кешенең гомер юлында ниндидер авырлык килде ди, кулын яисә аягын сындырды ди. "Язмышы шулдыр инде" диләр бит. Шул Ходайның сиңа булган, алдан язылып куелган сикәлтәле юллары язмыш була дип уйлыйм.

Ә "бәхет" төшенчәсенә килгәндә. Ул һәркемнең үзенеке. Ләкин минем бәхетем 2022нче елны, мин үзем әни булгач, дөньяга килде. Ул хисне һәр хатын-кызларга татырга телим. Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятендә җырчыга укыганда, мәктәптә балаларны укыту практикасы бар иде. Уйлап карасаң, алар да балалар бит инде, тик ул бердә алай түгел. Үзеңнеке сине күпкә бәхетлерәк итә. Акыллы, бәхетле итеп үстерергә генә язсын иде.

-  Яшь буынга теләкләрегез нинди?

- Бәхетле булсыннар иде. Хәзерге дөнья гел интернет, телефон, телевизорга бэйләнгэн бит инде, шулай булуга карамастан, балачакларының тәмен тоеп, истәлектә калырлык итеп уссенәр иде. Минемчә, хәзерге балаларда балачак юк. Жәесазда,кышын карда аунап, чана шуып, кар атышып үсмәгәч, нинди балачак соң инде ул?! Бик бәхетле булганбыз икэн без, дип уйлыйм мин. Безнең балачак бик күңелле үткән. Тагын яшьләргә теләк: хыялларына, үз теләкләренә ирешә алсыннар иде. Максатлар куеп аларга барып җитү юлларын таба алсыннар дип телим. Һәм иң мөһиме, тырышсыннар. Кайчакны шулай була, тырышасың-тырышасың да, бөтен нәрсә җимерелә дә төшә. Хәтта шул чакта кулларны төшерергә ярамый. Тырыша торгач, кайчан да булса килеп чыга ул. Һәм тагын бер кат бәхет телим.

-  Матур сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Гөлсирин, үзегезгә дә бәхет, эшегездә уңышлар телим.

-  Рәхмәт. Сау булыгыз.

Автор: Алсу Мөхтәбәрова

Фото: Гөлсирин Абдуллинаның социаль челтәреннән