Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтач районында иң яхшы укучыга премия тапшырылды

"Яшелтау" премиясе яхшы укыган, тырыш укучыларга тапшырыла. Әлеге премия Югары Карыш мәктәбендә булдырылган. "Яшелтау" премиясе ел саен тапшырыла. Премияне гамәлгә куючы язучы, тәнкыйтьче, әдәбиятчы, филология фәннәре докторы , профессор, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РБ ның атказанган фән эшлеклесе Рәиф Әмиров. Рәиф Кадим улы үзе дә шушы белем учагын тәмамлаган. Шунлыктан үзенең мәктәбе, укытучылар коллективы, укучылар белән элемтәне өзми. Иң яхшы укучыларга акчалата бүләк тапшыра. Бу укучыларны яхшы укырга, бар яклап та актив булырга өндәүдә зур стимул булып тора. Быел педагоглар коллективы шушы бүләккә 7 сыйныф укучысы Булат Галихановны тәкъдим итте. Ул бар яклап та булдыклы, тырыш. Бүләк лаеклыга тапшырылды. Мәктәп администрациясе, укытучылар һәм ата-аналар Рәиф Кадим улына зур рәхмәт белдерәләр. Мондый бүләк - финанс ярдәм генә түгел, араларны якынайтучы чара, ихлас күңел һәм юмартлык чагылышы, ышаныч һәм кайгыртучанлык билгесе дә.

"Яшелтау" премиясе яхшы укыган, тырыш укучыларга тапшырыла.

Әлеге премия Югары Карыш мәктәбендә булдырылган. "Яшелтау" премиясе ел саен тапшырыла.

Премияне гамәлгә куючы язучы, тәнкыйтьче, әдәбиятчы, филология фәннәре докторы , профессор, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РБ ның атказанган фән эшлеклесе Рәиф Әмиров. Рәиф Кадим улы үзе дә шушы белем учагын тәмамлаган. Шунлыктан үзенең мәктәбе, укытучылар коллективы, укучылар белән элемтәне өзми. Иң яхшы укучыларга акчалата бүләк тапшыра. Бу укучыларны яхшы укырга, бар яклап та актив булырга өндәүдә зур стимул булып тора. Быел педагоглар коллективы шушы бүләккә 7 сыйныф укучысы Булат Галихановны тәкъдим итте. Ул бар яклап та булдыклы, тырыш. Бүләк лаеклыга тапшырылды.

Мәктәп администрациясе, укытучылар һәм ата-аналар Рәиф Кадим улына зур рәхмәт белдерәләр. Мондый бүләк - финанс ярдәм генә түгел, араларны якынайтучы чара, ихлас күңел һәм юмартлык чагылышы, ышаныч һәм кайгыртучанлык билгесе дә.