Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

🏆 Балтачлылар – җиңүче

! 📌 Югары Тәтешле авылындагы “Планета СПОРТ” физкультура-савыктыру комплексы хоккей сөючеләрне бер мәйданга җыйды. Биредә атказанган тренер Азамат Назаровның якты истәлегенә багышланган муниципальара турнир узды. Бу чара шулай ук Авыл спорты уеннары чемпионатының ярымфиналына юллама өчен дә көрәш булды, шуңа күрә уеннар аеруча киеренке барды. 📌 Турнирны ачу тантанасында Тәтешле районы Хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов һәм Борай районы Хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев катнашты. Алар үзләренең сәламләү сүзләрендә спортчыларга уңышлар теләделәр һәм Азамат Назаровның спорт үсешенә керткән өлешенә зур бәя бирделәр. “Бу турнир – үзенең тормышын спортка багышлаган, яшь буынны тәрбияләүгә көч куйган кешене искә алу һәм хөрмәт күрсәтү, - дип ассызыклады Фәнүр Рәфис улы. – Азамат Назаров безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак”. 📌 Турнирда биш район командасы катнашты: Балтач, Караидел, Борай, Аскын һәм Тәтешле. 📌 Тулырак...

🏆 Балтачлылар – җиңүче!

📌 Югары Тәтешле авылындагы “Планета СПОРТ” физкультура-савыктыру комплексы хоккей сөючеләрне бер мәйданга җыйды. Биредә атказанган тренер Азамат Назаровның якты истәлегенә багышланган муниципальара турнир узды. Бу чара шулай ук Авыл спорты уеннары чемпионатының ярымфиналына юллама өчен дә көрәш булды, шуңа күрә уеннар аеруча киеренке барды.

📌 Турнирны ачу тантанасында Тәтешле районы Хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов һәм Борай районы Хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев катнашты. Алар үзләренең сәламләү сүзләрендә спортчыларга уңышлар теләделәр һәм Азамат Назаровның спорт үсешенә керткән өлешенә зур бәя бирделәр.

“Бу турнир – үзенең тормышын спортка багышлаган, яшь буынны тәрбияләүгә көч куйган кешене искә алу һәм хөрмәт күрсәтү, - дип ассызыклады Фәнүр Рәфис улы. – Азамат Назаров безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак”.

📌 Турнирда биш район командасы катнашты: Балтач, Караидел, Борай, Аскын һәм Тәтешле.

📌 Тулырак...

-2
-3
-4