Транспорт белән идарә итүчеләр юл кырыеннан барган җәяүлене күреп бетерә алмый. Шуңа ДАИ хезмәткәрләре торак пункттан читтә, кичләрен караңгы вакытта шәһәр эчендә дә, яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга куша 🔆 – Яктылык кайтаручы элементларны киемгә җирдән сиксән сантиметрдан бер метрга кадәр биеклектә урнаштыру киңәш ителә. Үз өстеңдә ким дигәндә дүрт яктылык кайтаргыч булу яхшырак. Җиде сантиметр озынлыктагы яктылык кайтаргыч лентаны берне булса да киемгә урнаштыру кирәк. Калган элементлар кечерәк һәм төрле формада булса да ярый, - ди Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов. САК БУЛЫЙК @arskmedia.ru
Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре күп очракта караңгы вакытта була
25 января25 янв
~1 мин