Алдагы өч көндә Башкортстанда салкын һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген урыны белән бераз кар явачак. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын. Көндез һава температурасы -15, -20, урыны белән -25 градуска кадәр. Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын. Төнлә -23, -28 градус, аязытканда -30, -35, көндез -15, -20 градус, урыны белән -25 градуска кадәр. Сишәмбе, 27 гыйнварда, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә температура -23 -28 градус, аязытканда -29, -34, көндез -13, -18 градус булачак.