Җырчы Ринат Рахматуллин блефаропластика ясаткан, дип яза «Яшел Үзән». «Бу көннәрдә эшләр күп булды. Ринатка блефаропластика ясаттык. Азрак шешенде, күгәрде, ләкин хәле әйбәт. Хәзер әкренләп төзәлеп килә», – дип хәбәр итте бу хакта телеграм-каналында аның тормыш иптәше Динара. Җырчы инде урамга чыгып йөри башлаган, дөрес, кара күзлек киеп. «Күгәргән урыннары күп булса да, Ринат күзләре ачылып, матурланып китте. Күз кабагы төшкән иде», – дип сөйләде ул.