Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

“Минем милли ризыгым” флешмобына Штәнде урта мәктәбе укучылары да кушылды

Чара барышында мәктәпнең тәҗрибәле пешекчеләре укучыларны токмач кисүнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырдылар. Балалар камырны дөрес итеп басарга, аны җәяргә һәм тигез итеп кисәргә өйрәнделәр. Остазларының киңәшләрен тыңлап, алар үз куллары белән токмач кистеләр. Әлеге акциянең максаты булып балаларны халкыбызның милли аш-сулары белән таныштыру, милли ризыкларыбызны әзерләргә өйрәтү һәм укучыларны киләчәк тормышка әзерләү тора. Укучылар өйгә кайткач, монда алган күнекмәләрне файдаланып, якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерерләр, дип ышанычта калабыз. Мәктәп җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә укучылар башка милли ризыкларны да әзерләргә өйрәнәчәкләр.

“Минем милли ризыгым” флешмобына Штәнде урта мәктәбе укучылары да кушылды.

Чара барышында мәктәпнең тәҗрибәле пешекчеләре укучыларны токмач кисүнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырдылар. Балалар камырны дөрес итеп басарга, аны җәяргә һәм тигез итеп кисәргә өйрәнделәр. Остазларының киңәшләрен тыңлап, алар үз куллары белән токмач кистеләр.

Әлеге акциянең максаты булып балаларны халкыбызның милли аш-сулары белән таныштыру, милли ризыкларыбызны әзерләргә өйрәтү һәм укучыларны киләчәк тормышка әзерләү тора.

Укучылар өйгә кайткач, монда алган күнекмәләрне файдаланып, якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерерләр, дип ышанычта калабыз.

Мәктәп җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә укучылар башка милли ризыкларны да әзерләргә өйрәнәчәкләр.

-2
-3