Кичә Вахит авылы мәчетендә Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Казан каласыннан килгән кунак - “Ал таң” мәчете имам хатыйбы Сәлимҗан хәзрәт Домниннар катнашында вәгазь кичәсе оештырылды. Вәгазьдән соң “Вахитов” җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан һәм эшләүчеләр арасында ике кешегә Гомрә Хаҗына сертификат уйнатты һәм җиңүчеләр билгеләнде. Алар - Резеда Хәбибуллина һәм Илдар Сәләховлар. Шулай ук үз көчләре белән Хаҗ сәфәре кылучыларга: Кадрия Сәмигуллинага, Минневакыйф Гыйльфановка, Раниф Газизуллинга, Илназ Госмановка 50шәр мең күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте.
“Вахитов” җәмгыяте хуҗалыкта эшләүчеләр арасында ике кешегә Гомрә Хаҗына сертификат тапшырды
24 января24 янв
~1 мин