Бүген Арча китапханәсендә студентлар көнен билгеләп үттеләр. Анда педагогика көллиятенең беренче курс студентлары чакырылган иде.
Студентлар бу көннең тарихы белән таныштылар, студентлар тормышының авыр һәм җиңел яклары турында сөйләштеләр. Соңыннан күңел ачуга корылган интеллектуаль биремнәр үтәделәр.