Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Русалина Тимербаеваның чираттагы җиңүе

Балтач районында укучылар 5 телне туган тел буларак өйрәнәләр. Биш мәктәптә, барлыгы 155 бала, мари телен ана теле буларак үзләштерә. Мари телен өйрәнгән укучыларның иң күбе Түбән Иванай урта мәктәбендә тупланган. Биредә мари телен һәм әдәбиятын, үз милләте, аның мәдәнияте, гореф–гадәтләре өчен янып-көеп йөргән Юлия Каляева укыта. Актив райондашыбыз төрле чараларда үзе дә актив катнаша, укучыларын да җәлеп итә.Болардан тыш Юлия Салимяновна мәктәптә музыка һәм сынлы сәнгать дәресләрен дә алып бара. Укучыларына белем бирү белән беррәттән, ул укучыларын барлык чараларда катнашырга өнди. Тырышлыгы нәтиҗәсез калмый, укучылары төрле чараларда катнашып призлы урыннар яулый. Әмма укытучы моны гына максат итеп куймый. —Укучылар нәкъ шундый чараларда телнең кадерен ныграк белә башлый. Аның гореф-гадәтләре белән таныша, мари халкына хас мәдәниятнең асылына ныграк төшенә. Туган тел ул газиз җир, әти-әни, туганнар төшенчәсеннән аерылгысыз булуына инана. Укучыларымның чыгышларын видеога төшереп,

Балтач районында укучылар 5 телне туган тел буларак өйрәнәләр. Биш мәктәптә, барлыгы 155 бала, мари телен ана теле буларак үзләштерә. Мари телен өйрәнгән укучыларның иң күбе Түбән Иванай урта мәктәбендә тупланган.

Биредә мари телен һәм әдәбиятын, үз милләте, аның мәдәнияте, гореф–гадәтләре өчен янып-көеп йөргән Юлия Каляева укыта. Актив райондашыбыз төрле чараларда үзе дә актив катнаша, укучыларын да җәлеп итә.Болардан тыш Юлия Салимяновна мәктәптә музыка һәм сынлы сәнгать дәресләрен дә алып бара. Укучыларына белем бирү белән беррәттән, ул укучыларын барлык чараларда катнашырга өнди. Тырышлыгы нәтиҗәсез калмый, укучылары төрле чараларда катнашып призлы урыннар яулый. Әмма укытучы моны гына максат итеп куймый.

—Укучылар нәкъ шундый чараларда телнең кадерен ныграк белә башлый. Аның гореф-гадәтләре белән таныша, мари халкына хас мәдәниятнең асылына ныграк төшенә. Туган тел ул газиз җир, әти-әни, туганнар төшенчәсеннән аерылгысыз булуына инана. Укучыларымның чыгышларын видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырам. Аларны төрле тарафларда яшәгән милләтәшләребез дә күрә. Алар аралаша, дуслаша. Бу үзе үк кыйммәт. Узган елда, мәсәлән, чыгарылыш кичәсендә укучыларыбыз вальс бию белән беррәттән, аркан ишү биюе башкардылар. Бу укучыларның туган телебезгә, аның мәдәнияте белән горурлануының ачык мисалы,—ди Юлия Каляева.

Укытучы Юлия Каляева җитәкчелегендә укучылар туган телләренең кадерен белергә, аның гореф-гадәтләре якын күрергә өйрәнәләр. Аның бихисап укучылары мари теле буенча үткәрелгән чараларда чыгыш ясап, матур күрсәткечләргә ирешәләр. Шушы көннәрдә 8нче сыйныф укучысы Русалина Тимербаеваның Яңавыл районының “Самырык” яшьләр җәмгыяте нәфис сүз осталары арасында оештырыган конкурста катнашып, Диплом белән бүләкләнде.

Русалина Сергеевна узган елда да үзен нәфис остасы итеп республика күләмендә таныткан иде. Райондашыбыз Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен өч телдә: мари, рус һәм татар телләрендә сөйләп, БР Мәгариф министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. “Тукай төрле телләрдә” номинациясендә җиңү яулады. Жюри рәисе, БР халык артисты, ТР атказанган артисты Мәхмүт Фатыхов кызның тырышлыгын аерым билгеләде.

Район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да призлы урыннары байтак. Мишкә районында БР Халыклар Дуслыгы йорты оештырган, “Звонкий колокольчик” республика конкурсында Диплом белән бүләкләнгән.

—Русалина укуда да бары тик яхшы билгеләргә өлгәшә. Тырыш, актив укучыларымның берсе ул. Ул нәфис сүз остасы гына түгел. Спорт ярышларындада катнашып, матур күрсәткечлдәргә ирешә, —ди сыйныф җитәкчесе, мари теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Каляева.

Русалина кебек үз телендә матур аралашкан укучылар һәм Юлия Каляева кебек укучыларны кызыксындыра алган, алга әйдәгән укытучылар булганда телнең киләчәге өметле һәм якты.

Рифина НИГАМӘЕВА.