Найти в Дзене
Кряшены

Якташларыгызны кайгыртуыгыз, туган якка чиксез мәхәббәтегез — барыбыз өчен дә үрнәк

💫 Иван Егоровның юбилее уңаеннан, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим НИКИТИН җылы истәлекләр белән уртаклашып, котлау сүзләре юллады: – Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне барлык Мамадыш халкы һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән тәбриклим! Бу истәлекле, күркәм бәйрәм – Сезгә чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак, Сез – республикабызда яшәүче керәшеннәрне берләштереп, онытыла башлаган йола-гадәтләрне торгызу, барлау һәм саклауга күп көч куеп, безне, тарихыбызны башка халыкларга таныту өчен армый-талмый хезмәт итүче шәхес. Сезнең ярдәм белән Җөри авылында уза торган «Питрау» бәйрәме республика керәшен культурасы фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде. Малай чагымда уйнап-үскән Тырлау аланы илебез буйлап таралган карендәшләрне, киң колач белән, ел да үзенә җыя, меңнәрчә йөрәкләрне берләштерә, яшь парларны кавыштыра торган рухи бәйрәмгә әверелде. Монда үткәнне бүгенгебезгә тоташ

Якташларыгызны кайгыртуыгыз, туган якка чиксез мәхәббәтегез — барыбыз өчен дә үрнәк💫

Иван Егоровның юбилее уңаеннан, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим НИКИТИН җылы истәлекләр белән уртаклашып, котлау сүзләре юллады:

– Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне барлык Мамадыш халкы һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән тәбриклим! Бу истәлекле, күркәм бәйрәм – Сезгә чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак, Сез – республикабызда яшәүче керәшеннәрне берләштереп, онытыла башлаган йола-гадәтләрне торгызу, барлау һәм саклауга күп көч куеп, безне, тарихыбызны башка халыкларга таныту өчен армый-талмый хезмәт итүче шәхес. Сезнең ярдәм белән Җөри авылында уза торган «Питрау» бәйрәме республика керәшен культурасы фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде.

Малай чагымда уйнап-үскән Тырлау аланы илебез буйлап таралган карендәшләрне, киң колач белән, ел да үзенә җыя, меңнәрчә йөрәкләрне берләштерә, яшь парларны кавыштыра торган рухи бәйрәмгә әверелде. Монда үткәнне бүгенгебезгә тоташтырган мәйданчыклар, матур күлләре белән заманча инфраструктура үсеп чыкты. Шунысы гаҗәп, ул үз асылын югалтмыйча, табигый матурлыгын саклап калды. Бу, хөрмәтле Иван Михайлович, Сезнең үткән белән бүгенгене бербөтен итә белүегез нәтиҗәсендә булдырылды.

Якташларыгызны кайгыртуның ачык мисалы булып, күңелемдә балачакның тагын бер хатирәсе саклана: 1998 елда Җөри мәктәбенең 10 еллыгына багышланган бәйрәмне оештыруны үз өстегезгә алып, бер төркем язучылар, танылган артистлар белән кайттыгыз һәм туган авылыбыз халкы өчен онытылмаслык бәйрәм ясадыгыз. Кайчандыр үзегез укыган мәктәп һәм шушы төбәктә яшәүчеләр өчен истәлекле зур вакыйга булды ул. Ә безнең өчен яңа дөнья, яңа офыклар ачты, мәктәп юбилеена гаҗәеп тантаналы төс бирде. Туган авылыбызның гына түгел, кайчандыр сезгә тормышка юллама биргән педагогларның да статусын күтәрдегез, ә башкалар өчен укытучыларга чын хөрмәт күрсәтү дәресе бирдегез.

Иван Михайлович, безнең уртак проектларның бүген дә дәвам итүенә мин чын күңелдән шат. Сезнең зирәклегегез, тәҗрибәгез һәм туган якка чиксез мәхәббәтегез — барыбыз өчен дә зур үрнәк.

Россиядә Халыклар бердәмлеге елын Сезнең ел дип атасак та, ялгыш булмас. Сезнең тормышыгыз һәм эшегез – кече Ватанга мәхәббәтнең һәм иҗади хезмәтнең төрле мәдәниятләр арасында уртак татулык һәм дуслык өчен көчле нигез булып торуына тере үрнәк.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге телим. Гомер юлыгыз бары тик күңеллле һәм сөенечле вакыйгалардан гына торсын.

📲Безнең Telegram | Без МAXта