Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Алькеевские вести

Якташыбызның улы “башлы-күзле” булды

👏💥 Татар Борнаенда туып үскән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгәтуллинның улы Алмаз өйләнгән. Бу турыда безгә Мирсәет абый, әлкилеләрне Яңа ел белән котлап шалтыратканда әйтте. Алмаз, берничә тапкыр әтисенең концертларында катнашып, район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаганы бар. Ул Мәскәүдә консерваториядә опера җырчысына укыды. Хәзер Зур театрда төп партияләрне башкаручы артист. Алмазны без бик көчле тавышлы, әдәпле, дини, озын буйлы, чибәр егет буларак белә идек. Узган ел ахырында ул әнисе Кадрия апа туып үскән як – Сергач кызы - Алсу белән никахлашкан. Никах Мәскәүдәге зур мәчеттә үткән. Яшьләргә ак бәхетләр телибез! | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

Якташыбызның улы “башлы-күзле” булды👏💥

Татар Борнаенда туып үскән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгәтуллинның улы Алмаз өйләнгән.

Бу турыда безгә Мирсәет абый, әлкилеләрне Яңа ел белән котлап шалтыратканда әйтте. Алмаз, берничә тапкыр әтисенең концертларында катнашып, район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаганы бар.

Ул Мәскәүдә консерваториядә опера җырчысына укыды. Хәзер Зур театрда төп партияләрне башкаручы артист.

Алмазны без бик көчле тавышлы, әдәпле, дини, озын буйлы, чибәр егет буларак белә идек. Узган ел ахырында ул әнисе Кадрия апа туып үскән як – Сергач кызы - Алсу белән никахлашкан. Никах Мәскәүдәге зур мәчеттә үткән.

Яшьләргә ак бәхетләр телибез!

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.