Чарада бүгенге көндә дөньяда киң таралган бәйрәмнең төп идеясе - дин бердәмлеккә сәбәп булырга тиеш дип сөйләштеләр. Күп очракта кеше мәдәнияте һәм цивилизациясе тарихы - ул диннәр тарихы. Ә гомуми иман хисе, тарих күрсәткәнчә, кешеләрне берләштерүче әйдәп баручы күрсәткечләрнең берсе булып тора. Балалар белән нинди диннәрне белүләре һәм диннәр күп яктан үзара аерылсалар да, шул ук вакытта алар гомумкешелекнең төп кыйммәтләренә карашларында шактый якын булулары турында фикер алыштылар. Әхлак һәм толерантлык дәресе барышында чарага килүчеләр белән бергәләп, кеше нинди генә диндә булмасын, һәрчак башкаларга карата хөрмәт күрсәтүне истә тотарга һәм түземлелек күрсәтергә тиеш, бу бүгенге һәм киләчәктә гражданнар тынычлыгын саклап калу өчен яхшы нигез булып торуын аңладылар. Өстәвенә, РФ Президенты В.Путин карары буенча 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу карар илнең барлык халыклары арасында милли бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка ирешүгә юнәлдерелгән. Быел
Кызыл Байракта Бөтендөнья диннәр көнендә әхлак һәм толерантлык сәгате үткәрделәр
21 января21 янв
1 мин