🎂 21 январьда Татарстан республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Михайлович Егоровка 65 яшь тулды! Иван Егоров – республикада зур хөрмәткә ия кеше. Төрле юнәлештәге дистәләрчә предприятиене берләштергән «Ак Барс» Холдинг компаниясе»нең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге кораллы конфликтларда һәм террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Координацион Советы председателе, Татарстанның автомотоспорт, самбо Федерацияләре Президенты. Шулай ук, 2007 елдан – республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дә. “Туганайлар" коллективы һәм күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйбыз! Сез – һәр карендәшнең горурлыгы, йөз аклыгы. Тарихи үткәнебезне, олы мирасыбызны барлап, аларны халыкка кайтарудагы һәм карендәш
Татарстан республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка - 65 яшь
21 января21 янв
1 мин