Найти в Дзене
Сельские Нивы

Фәйхүнәнең мәхәббәте

Фәйхүнәнең мәхәббәте (хикәя)Автор: Рәшит САБИТ. Фәйхүнә директор бүлмәсенең ишеген кыюсыз гына ачып, эчкә үтте. Аны күрү белән каршы стена буендагы өстәл артында утырган яшь кеше ни өчендер урыныннан күтәрелде. Аның коңгырт шома йөзе, озынчарак килешле борыны, шомырттай кара күзләре кызның игътибарын шунда ук җәлеп итте. "Нинди чибәр егет", – дип эченнән генә сокланып куйды һәм аңа карашын төбәп: – Исәнмесез! – диде. Фәйхүнә директор бүлмәсенең ишеген кыюсыз гына ачып, эчкә үтте. Аны күрү белән каршы стена буендагы өстәл артында утырган яшь кеше ни өчендер урыныннан күтәрелде. Аның коңгырт шома йөзе, озынчарак килешле борыны, шомырттай кара күзләре кызның игътибарын шунда ук җәлеп итте. "Нинди чибәр егет", – дип эченнән генә сокланып куйды һәм аңа карашын төбәп: – Исәнмесез! – диде. Егет тә Фәйхүнәнең күзләренә туры карап: – Исән генәбез әле. Әйдә, якынрак килегез, – диде, каршысындагы урындыкка ымлап: – Утырыгыз. – Кыз өстәл артыннан урын алгач, үзе дә урындыгына чүкте. – Сез безгә ба

Фәйхүнәнең мәхәббәте (хикәя)Автор: Рәшит САБИТ. Фәйхүнә директор бүлмәсенең ишеген кыюсыз гына ачып, эчкә үтте. Аны күрү белән каршы стена буендагы өстәл артында утырган яшь кеше ни өчендер урыныннан күтәрелде. Аның коңгырт шома йөзе, озынчарак килешле борыны, шомырттай кара күзләре кызның игътибарын шунда ук җәлеп итте. "Нинди чибәр егет", – дип эченнән генә сокланып куйды һәм аңа карашын төбәп: – Исәнмесез! – диде.

Фәйхүнә директор бүлмәсенең ишеген кыюсыз гына ачып, эчкә үтте. Аны күрү белән каршы стена буендагы өстәл артында утырган яшь кеше ни өчендер урыныннан күтәрелде. Аның коңгырт шома йөзе, озынчарак килешле борыны, шомырттай кара күзләре кызның игътибарын шунда ук җәлеп итте. "Нинди чибәр егет", – дип эченнән генә сокланып куйды һәм аңа карашын төбәп:

– Исәнмесез! – диде.

Егет тә Фәйхүнәнең күзләренә туры карап:

– Исән генәбез әле. Әйдә, якынрак килегез, – диде, каршысындагы урындыкка ымлап: – Утырыгыз. – Кыз өстәл артыннан урын алгач, үзе дә урындыгына чүкте.

– Сез безгә башлангыч сыйныф укытучысы булып килдегезме? Мәгариф бүлегеннән кичә шылтыратканнар иде.

– Әйе, – диде Фәйхүнә, – быел гына педучилище тәмамладым.

Директор шатлангандый елмайды. Айдай ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле, аксыл чәчләре кулбашларына төшеп торган кызга ул да ваемсыз калмады бугай.

– Хуш! Төкле аягыгыз белән, – диде бераз гына шаярткандый. – Мәктәбебездә сезнең кебек яшь чибәр укытучыны күрергә тели идем. Әйткәндәй, танышыйк әле. Мин Харис Сәяхович булам.

– Мин – Фәйхүнә Айдар кызы.

– Исемегез җисемегез кебек күркәм, – диде директор, кызга туры карап. Аның очкын чәчеп торган күзләре Фәйхүнәнең нәкь йөрәгенә төбәлгән кебек булды, күңелен назлаучы бер хис бөтен күкрәген биләп алды. Үтә тәэсирләнү аркасындамы, кызның тавышы, ничектер тамагыннан кысылып, әкрен чыкты:

– Кайчан эш башларбыз икән?

– Иртәгәдән. Сезне фатирга урнаштырыйм әле.

Ул өстәл артыннан чыгып, торып баскан Фәйхүнәнең иңенә кулын куеп, ишеккә юнәлде. Чыккач, алар янәшә атлап киттеләр.

Харис Сәяхович Фәйхүнәне мәктәптән илле адым чамасындагы бер катлы кирпеч бинага алып килде. Аның иркен генә коридоры, берничә бүлмәсе бар икән. Директор иң беренче ишекне шакыды. "Керегез", – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. Керүгә юантык каракай кыз каршы алды.

– Исәнме, Әлфия, – диде директор, Фәйхүнәгә күрсәтеп: – Сиңа өйдәш алып килдем. Каршы түгелсеңме?

– Нигә каршы булыйм ди. Ялгызыма күңелсез иде.

– Ярый алайса, бер-берегезгә ярдәм итеп, серләшеп яшәгез!

"Нинди итагатьле, күңелчәк егет", – дип, сокланып уйлап куйды Фәйхүнә. Директор саубуллашып чыгып китте. Әлфия аның артыннан ук:

– Чибәр, чукынган, күзләре очкынланып тора. Быел гына университетны – БДУны[1] тәмамлаган. Килгәненә ун-унбиш кенә көн әле, – дип таныштырды.

Фәйхүнәнең: "Өйләнгән микән?" – дип сорыйсы килсә дә тыелды, күңелендә өерелгән тойгысын сиздерүдән шикләнде. Аның урынына:

– Яшь кенә, ничек директор итеп куйдылар икән? – дип кызыксынды.

– Бүребайда, бәлки, "йонлы кулы" бардыр, – диде Әлфия. Аннан Фәйхүнәгә карап: – Бәй, нишләп һаман басып торасың? Утыр, ял ит. Хәзер чәй куеп җибәрәм, – дип, почмактагы дүрт комфоркалы электр плитәсендә утырган чәйнеккә үрелде.

Фәйхүнә бүлмә уртасында торган өстәл кырындагы ике урындыкның берсенә утырып, карашын бүлмә буйлап йөртте: "Иркен генә, монда яшәргә була, – дип уйлады. – Стенадагы сап-сары чәчкәдәге көнбагыш сурәтләре төшкән обойга карап сокланып куйды: – Матур! – Кара-каршы ике стена буена урнаштырылган ике тимер караватка күз ташлап: – Берсе, сул яктагысы минекедер. Уңдагысының җәймәсе җыерылган, Әлфиянекедер. – Ике караватның да, бигрәк тә сулдагысының, аеруча җыйнак итеп җыештырып куелганын күздән кичереп: – Мин киләсене белгәч, Харис Сәяхович хәстәрлек күргәндер, мөгаен", – дип фикер йөртте кыз.

Ул да булмый, чәй өлгерде. Өстәл артында озак кына сөйләшеп утырдылар. Кич мәдәният йортына танцыга бардылар. Фәйхүнәнең барасы килмәгән иде – Әлфия үтенгәч, күнде инде.

Танцы залы матур гына. Идәннәре сап-сарыга буялган, стеналар агартылган. Түшәмгә эленгән ике кәндил балкып тора. Кыскасы, зал буйлап рәхәтләнеп өерелеп, әйләнеп йөрергә була.

Яшьләр дә күп кенә. Авыл зур шул. Жомга көн булгач, шәһәрдән кайтучылар да байтактыр.

Танцы башлану белән бер егет Фәйхүнә алдына килеп басты. Уртачадан калкурак буйлы, озынчарак ачык йөзле. Танцыга төшкәч тә үзе белән таныштырды: Фәрвәҗ исемле, урман техникумында укый икән. Кичәнең азагына кадәр Фәйхүнә яныннан китмәде. Аннан Әлфия белән икесен озата килде. Күктә тулган ай елмая, җылы. Җәйнең азаккы көннәре гаҗәп матур.

Егет үзенә ышана иде, күрәсең. Элек күрше авыл балалары яшәгән мәктәп-интернатына килеп җиткәч:

– Фәйхүнә, бәлки, беразга калырсың? – диде.

– Нигә? – диде кыз.

Соравы дорфа яңгырады шикелле. Егет аптырап, югалып калгандай:

– "Нигә" дип ни... Сөйләшеп утырырбыз, – диде һәм: – Шундый матур кичтә, – дип өстәде.

– Рәхмәт! Бүген генә килдем, арыганмын, – диде Фәйхүнә.

Әлфия белән үзләренең әлеге интернат бүлмәсенә таба атлады. Кергәч, Фәйхүнәгә ахирәте:

– Нигә беразга калмадың? Әйбәт егет ул, – диде.

– Күңелем тартмады, – диде Фәйхүнә һәм Әлфиягә күз салды: ул ни өчендер кәефсез күренә иде.

***

Икенче көнне укытучылар бүлмәсендә Фәйхүнәне берничә укытучы һәм Харис Сәяхович каршы алды. Кыз: "Исәнмесез", – диде уңайсызланып кына.

– Исәннәрбез әле, – диде Харис Сәяхович кичәге кебек һәм кулы белән Фәйхүнәгә ишарәләп: – Менә, таныш булыгыз: яңа, яшь коллегабыз Фәйхүнә Айдар кызы. Үз итегез, кирәк чакта ярдәм итегез, – диде. Фәйхүнә аңардан күзләрен ала алмады: директорның матур гына соры костюмы, ак күлмәгенә бәйләнгән аклы-каралы галстугы, уртачадан озынрак буй-сыны – һәммәсе ошый, йөрәген дәртлерәк типтерә иде. Аның күз карашын Харис Сәяхович та "тотты" һәм сизелер-сизелмәс күз кысып куйды. Фәйхүнә сак кына елмаеп җавап бирде. Бу, асылда, сүзсез аңлашу кебек иде. Укытучылар колорадо коңгызы турында кызып-кызып сөйләшү аркасында аларга игътибар да итмәделәр.

Шулчак Харис Сәяхович: "Сез эшләячәк беренче сыйныф кабинетын күрсәтим әле үзеңә", – дип Фәйхүнәне укытучылар бүлмәсеннән алып чыгып китте. Беренче катка төшкәч, иркен коридордагы иң төптәге бүлмә беренчеләрнеке икән.

Фәйхүнә Харис Сәяхович белән янәшә атлаганда үзен канатлыдай хис итте. Үзе дә аңлап бетермәгән куаныч биләп алды. Ул сизә: Харис Сәяхович та аны үз күрә, алай гына түгел, Фәйхүнәне канатлы иткән тойгыны ул да кичерәдер...

Сыйныф кабинетына килеп кергәч, Фәйхүнә, дулкынланып:

– Нинди иркен, якты! – диде.

Көньякка караган зур тәрәзәдән кояш нуры бөркелә. Ак буяу белән тигез итеп буялган парталар бүлмәне нурландырып балкып тора. Харис Сәяхович, шуларга күрсәтеп:

– Утыз укучыга исәпләнгән болар. Тик бездә беренче сыйныфка унбишләп кенә бала килә. Авыл зур булса да, яшьләр күп түгел.

– Илдә демография мәсьәләсе кискен тора шул, – диде Фәйхүнә.

– Әйе, хәзер яшьләр бер-ике баладан артыгын тапмый. Серен беләләр, – дип, Харис Сәяхович Фәйхүнәгә елмаеп карады һәм кулын кызның иңенә куйды. – Сиңа карасам, йөрәгем әллә нишләп, күкрәгемнән чыгардай булып тибә башлый. Бигрәк матурсың шул, Фәйхүнә.

– Оялтасыз бит, Харис Сәяхович, – диде Фәйхүнә, бит алмалары кызарып.

– Нигә ояласың? Мин чынлап әйтәм...

Харис Сәяхович тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, коридорда аяк тавышы ишетелде. Җыештыручы икән, бүлмәләрне карап, тикшереп йөри. Аны күрү белән Харис Сәяхович сөйләшү темасын үзгәртте:

– Фәйхүнә Айдаровна, күргәзмә әсбапларыңны барлап, таушалган, бөкләнгән урыннарын юнәтеп, төзәтеп куй. Яңа уку елына әзер булсын!

Алар икенче катка күтәрелгәндә, Харис Сәяхович Фәйхүнәнең аркасыннан җиңелчә генә кагып алды. Кызның куанычтан башы түшәмгә дигәндәй булды. "Ул да миңа ваемсыз түгел, ул да мине ярата", – дигән уй аның йөрәген җилкендерде.

Укытучылар бүлмәсендә күргәзмә әсбапларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнгәндә дә күңеленнән китмәде Харис Сәяхович. "Нинди хәл соң бу?" – дип аптырады кыз үз-үзенә. Училищеда укыганда әллә ничә егет артыннан йөрде. Аскар исемлесе кичәләрдән озатып куя, концертларга, театрга бергә баралар иде. Әмма аралары дуслыктан узмады. Шулай беркемне дә йөрәгенә якын алмады. Мәхәббәтнең үз вакыты буладыр, күрәсең.

***

Республика башкаласында, районнарда укытучыларның август киңәшмәсен үткәрү традициягә әйләнгән. Аны педагогик коллективлар үзенчә бер бәйрәм кебек каршы ала. Анда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге, укыту, тәрбия эшендә мөһим проблемалар турында сөйләшү белән бергә, алдынгы педагоглар хезмәтенә бүләкләр, әйтик, Русиянең, республиканың атказанган исеме, мәгариф отличнигы билгеләре бирелә. Шулай ук монда педагогларга күп кенә мәгариф оешмаларының Мактау граммоталарын, төрле номинациядә бүләкләр тапшыру – гадәти хәл.

Корманай мәктәбе укытучылары да район үзәге Бүребайга барырга мөмкин чаклы матуррак киенеп, төзәнеп килгәннәр. Иртәнге тугызынчы яртыга автобус мәктәптә булырга тиеш иде. Ни өчендер көттерә. Үзенең "Лада"сында Харис Сәяхович килеп туктады. Машинасының ачык тәрәзәсеннән башын чыгарып: "Автобус юлда, берничә минуттан монда булыр, – диде һәм көлемсерәде. – Үпкәләмәгез, ике кызыбызны – Әлфия белән Фәйхүнәне үзем белән алам. Әйдәгез, кызлар, арткы урындыкка утырыгыз. Бер иптәш мине юлда көтәргә тиеш. Ул минем янга утырыр".

Директор машинасы белән кузгалып та китте. Авыл очында көтәргә тиешле кешесе күренмәде. Тукталып, машинадан чыгып, Харис Сәяхович каранып алды. "Ахры, берәрсенә утырып киткәндер. Бәлки йоклап калгандыр", – дип үзалдына сөйләнде ул һәм тагын машинасын гөрләтеп, алга җилдерде. Бер алты-җиде чакрым киткәч, Әлфия чак кына Харис Сәяховичның иңенә кагылып:

– Безнең авыл тәңгәлендә машинагызны туктатыгыз әле. Кереп, әнине күреп, күлмәгемне алыштырып чыгам, – диде.

– Ярый, Әлфия, – диде директор борылмый гына.

Машина шоссе юл белән урман эченнән бара. Фәйхүнә Харис Сәяховичның оста водитель булуына соклана, ни өчендер куанып та куя. Аның күңелендә мәхәббәт тойгысы күптән бөреләнде. Ул инде чәчкә атарга әзер.

Урманга чыккач та, киң ялан башлана. Юлның сул ягында бер илле метрлап эчтә зур булмаган авыл Әлфияләрнеке икән. Харис Сәяхович яртылаш артка борылып:

– Кайда туктыйк, Әлфия? – дип сорады.

– Авылга кереп тормагыз, читке урамның урта тәңгәлендә безнең йорт.

Машина туктагач, Әлфия йортлар ягына йөгереп китте. Харис Сәяхович кабинадан чыгып, тирә-юньгә караш ташлап:

– Бик матур авыл! Урман якында гына. Авылның аръягында – тау тезмәләре. Таулардан аста елгамы, инешме бар. Әнә, ярлары күренә. Урманлы, таулы, елгалы авылны яратам мин, Фәйхүнә...

Фәйхүнә кабинадан ачык ишек аша:

– Безнең авыл да нәкъ шундый инде, – диде.

– Авылыгыз матур алайса.

– Матур!

– Әй, Фәйхүнә, син үзең дә бик матур шул.

Харис Сәяхович кабинага, Фәйхүнә янына кереп, аны кочаклап алды:

– Сине күрү белән ошаттым.

Фәйхүнәнең йөрәге дарслап тибеп, бөтен эчке дөньясын ләззәтле ялкын биләп алды. Бу минутта тәүге яшьлек мәхәббәте чәчкә атты. Йөрәгенең иң түреннән ургып чыккан сүзләрен әйтте:

– Мин дә сине яраттым.

Харис Сәяхович күкрәгенә сыенган яшь кызны рәхәтләнеп кат-кат үпте, әмма уяулыгын да югалтмаган икән. Авыл ягыннан Әлфиянең шәп-шәп атлап килгәнен күреп, тиз генә үз урынына чыгып утырды һәм Фәйхүнәгә: "Безнең мөнәсәбәт турында беркем дә белергә тиеш түгел. Әлфия ахирәтең дә", – дип кисәтеп куйды.

Әлфия кабинага кереп утыруга, артта мәктәп автобусы да күренде. Харис Сәяхович, дәртләнеп, машинасын зур тизлек белән куды...

Киңәшмә төгәл ун сәгатьтә башланды. Районның мәгариф бүлеге начальнигы гадәттәгечә доклад белән чыгыш ясады. Фәйхүнә аны бераз тыңлагандый итте дә, күкрәгендә кайнаган куанычы татлы хыялларын уятты. "Харис Сәяхович мине ярата, ярата шул, – дип кабатлады ул. – Мин дә аны яратам, яратачакмын. Аңа тормышка чыгармын. Матур-матур балалар үстерербез. Бездән дә тату, бездән дә бәхетле гаилә булмас…"

Көтмәгәндә Әлфия Фәйхүнәнең кабыргасына төртте: "Карале, безнең мәктәп турында сөйли бит", – дип пышылдады.

Фәйхүнә, хыялыннан арынып, докладчыга игътибарын юнәлтте. "Корманай мәктәбе соңгы елларда дәрәҗәсен нык төшерде. Укучыларның өлгереше үтә уртача. Кая элекке өлгеле мәгариф учагы? Юк ул, сүнде. Ни өчен? Житәкчелек тарафыннан таләпчәнлек җитешмәде. Мәктәптә тәртип какшады. Педагогик совет утырышлары онытканда бер үткәрелде, ата-аналар белән эш үз агышына куелды. Мондый хәл белән безнең мәгариф бүлеге килешеп яши алмый. Корманай урта мәктәбенә яңа директор тәгаенләдек. Ул энергияле яшь кеше, быел гына университет тәмамлаган егет. Харис Сәяхович Корбанов үзенә йөкләтелгән җаваплы вазифаны аклар, дип өметләнәбез"...

Докладчының "егет" сүзен ишеткәч, Фәйхүнәнең уйлары янә канатланды: "Әйе, егет шул Харис Сәяхович, минем егетем". Куанычы эченә сыймый иде аның. Бүгенге киңәшмәдәге сүз боткасы аның кәефенә туры килми иде. Чәчәкле киң болынга барып, үзенең шатлыгын чәчәкләргә сөйлисе, ару-талу белми чырылдаган чикерткәләр, нидер көйләгән төклетуралар белән уртаклашасы килде, күктә, югарыда очкан торналарга, кыргый кошларга: "Мин сөям, сөячәкмен!" – дип кычкырасы килде.

Фәйхүнә, йокыдан уянгандый, башын күтәребрәк алга төбәлде. Күрше авыл мәктәбеннән урта яшьләргә җитеп барган ачык чырайлы ханымга атказанган укытучы исеме бирелүе Фәйхүнәдә соклану, "мин дә бервакыт шундый дәрәҗәгә ирешермен әле", дигән кебегрәк тойгы уятты.

Менә мактау грамоталарны тапшыру китте. Укытучылар бер-бер артлы бүләкләрен алып төшәләр. Корманай мәктәбен дә бөтенләй үк онытмаганнар икән. Әлфия Юмагулова тел һәм әдәбиятен укытудагы уңышлары өчен мәгариф бүлегенең мактау грамотасына лаек булган икән. Ахирәте бүләген тотып үз урынына килеп утыргач, Фәйхүнә аны иңнәреннән кочып: "Котлыйм!" – диде шыпырт кына. "Уңган кыз шул, телен, үз халкын ихлас ярата", – дип уйлап куйды Фәйхүнә. Ул да тырышып эшләячәк. Укытучы хезмәтен авыр, диләр. Фәйхүнәнең уенча, авыр түгел ул. Әмма мәшәкатьле. Һәр дәрескә әзерләнергә, дәфтәрләр тикшерергә, ата-аналар белән даими очрашып торырга... Кыскасы, эш муеннан. Ләкин алар Фәйхүнәне куркытмый. Тик мәхәббәте генә юлдаш булсын.

Уку җылы башланды. Фәйхүнә беренче сыйныфка ундүрт баланы кабул итеп, һәркайсысы белән танышып чыкты. Мөмкин чаклы ягымлы булырга тырышты. Аларга мәктәптәге тәртип, үз-үзеңне тоту, дәреслекләргә, укытучы абый-апаларга, өлкәннәргә мөнәсәбәт турында сөйләде. Мөлдерәп аңа карап утырган сабыйларны Фәйхүнә тәүге көннән үк үз итте. "Мин сезне үз балаларымдай яратачакмын, уңышыгызга куаначакмын, ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышырмын", – дип уйлады. Балалар да, аны аңлагандый, Фәйхүнә Айдаровна дип түгел, берничә көннән якын күреп "апа" дип эндәшер булдылар.

Фәйхүнәнең эшләре шулай көйле генә китте. Әмма мәхәббәт мәсьәләсендә аның күңеле бик үк хуш түгел. Харис Сәяхович белән икәүдән-икәү очрашканнары юк. Дөрес, сөйгәне аны мәктәптә, кеше күрмәгәндә генә бер-ике тапкыр кочаклап, аркасыннан кагып: "Син минем йөрәгемдә", – дип китте. Гашыйк күңелне бу гына канәгатьләндерәмени?!

Директор кеше бәясен саклый, күрәсең. Мәдәният йортына чыкмый. Яшь-җилкенчәк арасында кыланып, биеп йөрергә түбәнсенәдер инде. Абруе төшүдән шикләнәдер. Шулай уйлады Фәйхүнә.

...Әлфия янә Мәдәният йортына барырга җыенды. Шунда күзе төшкән егетне күрергә, мөнәсәбәтен җайларга тели. Ул, Фәйхүнәгә карашын төбәп:

– Барыйк инде, берүземә уңайсыз бит, – диде.

– Үзең беләсең бит, Фәрвәҗ...

– Курыкма. Озата килсә, саубуллашып кереп китәрсең. Нигә исең китә...

Фәйхүнә теләр-теләмәс кенә киенде. Яңа методик әдәбиятны карап чыгарга иде. Ахирәтең үтенгәч, нишләмәк кирәк.

Әлфия белән Фәйхүнә мәдәният йортына килеп керүгә аларны Фәрвәҗ каршы алды:

– Исәнмесез, кызлар, – диде ул, ихлас елмаеп.

– Исәнме, Фәрвәҗ, – диде Әлфия, үз күргәндәй.

Фәйхүнә Әлфиягә ышыкланыбрак бер почмакка басты. Ул ахирәтенең кулбашы аша Фәрвәҗне күздән кичерде: "Болай матур гына егет икән, кызлар карамаслык түгел. Тик минем сөйгән егетем бигрәк чибәр шул. Дәрәҗәсе дә зур. Хәер, шушы егет урынында булса да аны сөяр идем".

Ул арада танцы башланды. Фәрвәҗ Фәйхүнәнең алдына килеп басты һәм кулын сузып, ым бирде. Алар бер-берсенә тотынышып, зал буйлап әйләнеп киттеләр. Фәрвәҗ, техникумда бию түгәрәгенә йөреп, танцы хәрәкәтләренә ныклап өйрәнгән иде. Фәйхүнәгә аның белән җиңел һәм вальска әйләнеп йөргәндә үзенчә бер канәгатьлек кичерде.

Бу юлы да залны айкап йөртте аны Фәрвәҗ. Күпләр аларга сокланып та, аптырап та карады. Танцы азагына табан гына Фәрвәҗ сүз башлап: "Фәйхүнә, сине күрү өчен генә укуга ике көнгә соңлап барам", – диде. "Юкка дәресләреңне калдыргансың", – диде кыз. "Барыбер сине күрүемә шатмын", – диде егет, вальс тәмамланыр алдыннан.

Фәйхүнә ахирәтен күреп, елмаеп куйды. Үткән юлы каракай егет танцыга килмәгәч, күңелсезләнгән иде. Бүген, әнә, Әлфиягә ябышып йөри. Танцыдан соң кызны Фәйхүнә янына китереп куйды да читкә китмәде. Ике ахирәткә карап шаярткандай итте:

– Кызлар, сезгә танцы бик тә ошый, ахры.

– Сезгә ошамыймыни? – дип, Әлфия егетенә елмаеп карады.

– Ну... ошый да, тик сезгә ошаган кадәр үк түгел инде.

Көлешеп алдылар. Шулчак яңа музыка яңгырады. Каракай егет - Әлфияне, Фәрвәҗ Фәйхүнәне танцыга алып төшеп китте...

Егетләр кызларны мәдәният йортыннан озатырга чыкты. Әлфия егете белән култыклашып әкрен генә атладылар. Фәйхүнә ашыгып, алгарак китте. Фәрвәҗ аңа чак-чак ияреп:

– Нигә кабаланасың, Фәйхүнә? Мин сине тотып ашамам бит, – диде.

– Ашыгыч эшем бар, – дип алдашты Фәйхүнә.

– Иртәгә ял көне бит.

– Ә мин кич утырып эшлим. Ул бер көнлек кенә эш түгел.

Егет кызның хәйләсен сизенеп, кулыннан тотты:

– Фәйхүнә, мин синең белән җитди сөйләшергә телим. Тыңлап бет... Мин армия хезмәтеннән соң гына укырга килдем. Киләсе елда урманчы булып кайтам. Әти-әни янына. Тормышыбыз җитеш. Бөтен нәрсәбез бар. Тик минем яраткан кызым юк. Үткән атнада сине күрдем дә... бик тә ошаттым. Шуннан бирле һич тә күңелемнән китмисең.

– Бик тиз, – диде Фәйхүнә һәм телен тешләде: үзе дә бит Харис Сәяховичны күрү белән "һушы китте".

Хәер, бу – яшьлекнең аерылмас юлдашы. Уңасыңмы, туңасыңмы – ул хакта уйламыйсың – күрәсең дә капланасың.

– Әйе, бик тиз, – диде Фәрвәҗ. – Яшем җиткән, бүгеннән өйләнергә әзермен. Риза гына бул.

– Фәрвәҗ, өйләнү өчен бер якның гына яратуы җитми, икенче якныкы да кирәк бит.

– Очрашып йөрик әлегә, әкренләп яратырсың, мөгаен.

– Юк, Фәрвәҗ, миндә әлегә андый кәеф юк. Сау бул!

Алар шулай аерылышты.

***

Атнакич дәресләрдән соң Әлфия Харис Сәяхович бүлмәсенә ашыгып килеп керде. Директор кызның үтә борчылуын йөзеннән чамалап, сорый салды:

– Ни булды, Әлфия?

– Яраткан, чынында, мине карап үстергән картинәм бик каты чирләп киткән, – диде кыз, елый язып. – Әле генә мобильный аша хәбәр иттеләр. Мине иртәгә дәресләрдән азат итсәгез иде.

– Тәк-тәк, – диде директор алдында, пыяла астында яткан расписаниегә карап, – иртәгә җомга көн бит әле. Өч кенә сәгать дәресең бар. Ярый, синең урынга башка укытучыларны кертергә туры килер. Бүген үк китәсеңдер бит?

– Бүген үк. Рәхмәт, Харис Сәяхович! – диде кыз һәм килгәндәге кебек ашыгып ишеккә юнәлде.

Харис Сәяхович куанып, шапылдатып, учын учка бәреп алды. "Фәйхүнә туташ белән иркенләп күрешәбез болай булгач. Кочаклыйм, үбәм һәм..." – диде дә соңгы сүзне әйтергә тәрәзәгә төшкән кояштан оялды бугай...

Бүлмәдә берүзе калгач, бигрәк тә күңелсез иде Фәйхүнәгә. Харис Сәяхович белән иркенләп очраша, аңлаша алмаулары күкрәгендә сүнмәс бер куз булып тора. Кызның аны күрәсе, күңеле булганчы сөясе, сөеләсе килә. Бер китап алып, укырга тырышып карады. Юк, берни башка керми, йөрәк түрендә – ул гына, китми дә, югалмый да. Башка берни белән мавыгыр хәл юк. Инде ярты төн җитеп килә, йокы да алмый, ичмасам.

Шулчак кемдер ишек какты. Фәйхүнә, сагаеп: "Кем анда?" – дип сорады. "Мин бу, мин", – диде тыштагы кеше тын гына. Аны шундук тавышыннан таныды Фәйхүнә һәм ашыгып килеп ишекне ачты. Харис Сәяхович тупсаны атлап керү белән муенына асылынды кыз һәм йөрәгеннән ташып чыккан сөю тойгысыннан нишләргә белми, аның күкрәгенә сыенып:

– Яратам, яратам, – дип пышылдады.

– Мин дә сине яратам, – диде Харис Сәяхович һәм кызны күтәреп алды да, сул яктагы тимер караватка салып, үбә башлады. Иреннәреннән генә түгел, муеныннан, күкрәгеннән, күкрәгендәге йомрыларыннан. Фәйхүнәнең колагына туң күңелне дә уятырлык ягымлы сүзләр агылды: "Җаныкаем, нинди чибәрсең син! Дөньяда бүген синнән дә чибәррәк кыз юктыр. Минем өчен. Яраттым үзеңне, гүзәлем, назлыкаем..."

Бу үбүләр, назлы да, иркә дә сүзләр Фәйхүнәнең күңел түрендәге иң нечкә кылларны тибрәтте. Ул йомшарды. Аңарда Харис Сәяховичка каршы торырдай көч юк иде инде. Алай гына түгел, тыны белән тартып алырдай булып аны үзе теләде. Ул аңа чиксез ышана, кияүгә чыгачак аңа, гомерлек юлдашы булачак. Йөрәккә үтмәле сүзләр сөйләп, Фәйхүнәне тынычландырды Харис Сәяхович. Хәер, кыз артык борчылмады да. Төн уртасы узгач, Харис Сәяхович: "Иртүк юлга чыгам, авылга әти-әни янына кайтып киләм", – дип, китү ягын карады. Фәйхүнә аны озаткач, озак кына йоклый алмый уйланып ятты.

***

…Атнага якын инде Фәйхүнә сөйгәне белән очрашканы юк. Дөрес, мәктәптә аны күрә, тик ул сизелер-сизелмәс елмаеп күз кысудан, кешеләр юкта йөрәккә ятышлы берничә сүз әйтеп китүдән узмый. Ә ахирәте каракай егет белән ике-өч көн саен очрашып тора. Беркөнне мактангандай сөйләнеп торды әле: "Минем Аскарым, Яңа елга өйләнешербез, ди. Ярата шул мине. Колхозда техника буенча бригадир булып эшли ул. Машиналар үз кулыбызда булачак, ди. Менә дигән йорт салырбыз! Бәхетле яшәрбез, Әлфия, ди".

Фәйхүнә аңардан әзрәк көнләшеп куйды. Ул да мактаныр иде – Харисы директор шул. "Ике арадагы мөнәсәбәтне берәү дә белергә тиеш түгел, – дип кисәтте. – Югыйсә, укытучылар, авыл кешеләре арасында гайбәт таралыр", – ди. Анысы да дөрес инде. Гайбәт чыгып, арабызны бутаулары мөмкин.

Ниһаять, Харис Сәяхович коридорда Фәйхүнәне очратып, кеше-фәлән юкмы дип, тирә-юньгә карап алгач:

– Мәктәптән укытучылар, җыештыручылар кайтып беткәч, минем кабинетка кил. Шунда очрашыйк, – диде шыпырт кына.

– Ярый, – дип, баш какты Фәйхүнә.

Күңеле күтәрелде кызның. "Сөйгәнем әти-әни янына кайтып килде. Бәлки өйләнү турында сүз кузгаткандыр әле", – дип уйлады ул.

Фәйхүнә кайтып кергәндә, Әлфия ашау-эчү хәстәренә керешкән иде. Ул да, тиз генә чишенеп, ахирәтенә ярдәмгә кушылды.

Кыздырылган бәрәңге, ак май белән икмәк ашап, сөтле чәй эчкәч, кызларның дөньялары бөтәйде. Әлфия дәрес әзерләргә утырды, ә Фәйхүнә бераз гына бизәнеп-төзәнеп алды, яраткан зәңгәр күлмәген, җылы кофтасын киде.

– Кая, берәр җиргә барасыңмыни? – дип сорады Әлфия.

Фәйхүнә, теләр-теләмәс кенә:

– Йөреп киләм әле, – диде.

(Дәвамы бар.)

Автор: Рәшит САБИТ.

Чыганак:https://vk.com/club224969178?from=groups