Студентлар көне алдыннан Югары Карыш урта мәктәбендә Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары белән очрашу узды. Һөнәр сайлау— җитди адым. Бу адым кешенең киләчәген хәл итә дисәк тә арттыру булмас. Килгән кунаклар үзләре белем алган уку йорты, үзләштергән һөнәрләре хакында сөйләде. Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Аерым мәсьәләләргә игътибар бирелде. Очрашу бик бай һәм кызыклы булды. Укучылар үзләренең укулары, уңышлары турында сөйләделәр, аларның күбесе спортта, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Студентлар көне алдыннан Югары Карыш урта мәктәбендә Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары белән очрашу узды
21 января21 янв
~1 мин