Найти в Дзене
Талгат Абдрахманов

КӨТМӘ МИНЕ.

Көтмә мине, өзгәләнеп көтмә, Мөхәббәтең чиксез булса да. Йөрәгеңдә көннән – көнгә сүммәс Өмет чаткылары янса да. Көтмә мине ямле яз көнендә, Көтмә мине әче көзләрдә. “Көтә белсәң – кайтыр”, - дисәләр дә, Ышанма син җилсу сүзләргә. Таң җилләре, сыйпап битләреңнән, Сәламемне сиңа җиткермәс. Яңгыр тамчылары пышылдашып, Яхшы хәбәр миннән китермәс. Йөдәтмәмен кереп төшләреңә, Йокылардан сине уятып. Язмышыңа күнеп, бәхилләшсәң, Һаваларга мине озатып. Оныт мине, җуеп хәтереңнән, Күңелеңдә үпкә калдырма. Тогро булып калган йөрәгеңне Кайгы утларында яндырма. Гомереңне бушка уздырма.
Картинка из открытого сайта Яндекс
Картинка из открытого сайта Яндекс

Көтмә мине, өзгәләнеп көтмә,

Мөхәббәтең чиксез булса да.

Йөрәгеңдә көннән – көнгә сүммәс

Өмет чаткылары янса да.

Көтмә мине ямле яз көнендә,

Көтмә мине әче көзләрдә.

“Көтә белсәң – кайтыр”, - дисәләр дә,

Ышанма син җилсу сүзләргә.

Таң җилләре, сыйпап битләреңнән,

Сәламемне сиңа җиткермәс.

Яңгыр тамчылары пышылдашып,

Яхшы хәбәр миннән китермәс.

Йөдәтмәмен кереп төшләреңә,

Йокылардан сине уятып.

Язмышыңа күнеп, бәхилләшсәң,

Һаваларга мине озатып.

Оныт мине, җуеп хәтереңнән,

Күңелеңдә үпкә калдырма.

Тогро булып калган йөрәгеңне

Кайгы утларында яндырма.

Гомереңне бушка уздырма.

-2