Найти в Дзене
Саба таңнары

Саба район үзәк китапханәсендә “Әдәби мирас” проекты кысаларында “Билгеле/билгесез Такташ” исеме белән Такташ стилендә әдәби кичә үткәрелде

Кичәдә китапханәчеләр, “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр”, “Сөембикә” клуб берләшмәләре әгъзалары катнаштылар. Залдагы һәркемдә 1920-1930 елларга караган образларны күрергә була иде. Катнашучылар 5 командага бүленеп 8 раундтан торган квизда көч сынашты. Квиз командага исем сайлау белән башланып, Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле күптөрле сорауларга җавап биреп дәвам итте. Шулай ук кичә барышында Һади Такташ сүзләренә иҗат ителгән Рөстәм Асаев башкаруында “Урман кызы” җырының видеосы каралды, кунаклар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре укылды. Командаларның эшен 3 кешедән торган жюри бәяләде. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. Ахырдан катнашучылар әлеге проект буенча үз фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8