Абруйлы конкурс комиссиясе составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Хисамиева Йолдыз Шамил кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы, 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, туган телләрне өйрәтү буенча Россиянең иң яхшы укытучылары бишлегенә кергән Солтанова Эльвира Илфат кызы. Комиссияне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Эмирҗан кызы Морозенкова сәламләде, ул проектның районда мәктәпкәчә белем бирүне үстерүдәге әһәмиятен ассызыклады. Визит барышында комиссия «Кояшкай» педагогик коллективы проектын берничә төп критерий буенча бәяләде: - грант максатларына туры килү һәм бурычларның актуальлеге; - ресурслар белән тәэмин ителеш (кадрлар, методик, матди-техник шартлар); - чараларның һәм көтелгән нәтиҗәләрнең чынбарлыкка туры килүе. Балалар бакчасы коллективы билингваль тәрбия өлкәсендә тупланган тәҗрибәсен, методик эшләнмәләрне, уен һәм өйрәтү материалларын, шулай ук тел белемен балаларның көндәлек эшчәнлеге