"Дуслык күпере" этномәдәни квесты шәһәрнең "Җиңү" паркында, Көнчыгыш мәчете янындагы паркта күңклле генә узды. Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп саф һавада уеннарда катнашты, кайнар коймак белән чәй эчте, үзешчәннәребез чыгышын карап хозурланды. Күрми калганнар өчен: мондый чара әле тагын була. "Дуслык күпере" этномәдәни квестының өченче этабы 13 февраль көнне Баки Урманче урамы, 18 йорт янында узачак.