Найти в Дзене
Кряшены

🔸Мытарь белән фарисей атнасына үгет (проповедь

) 🔸Олы уразага әзерләнү атналары башланды. Аның беренчесе – Мытарь һәм фарисей атнасы. Быел ул 1 февральгә туры килде. 🔸Кемнәр соң ул мытарь белән фарисей? Фарисейләр, дип укымышлы, һәрвакыт чиркәүгә йөрүче, садака бирүче, калдырмыйча уразаларны тотучы, мактанып, үзләрен башка кешедән өстен куючыларны атаганнар. 🔸Мытарь – халыкны елатып, рәнҗетеп салымнар җыючы кеше булган. 🙏Ләкин Ходай: “Җазыклы мытарь Алла изгелеген алды, ә фарисей буш калды”, – дигән. Шул хәтле ару торучы фарисейны Ходай нигә кабул итмәгән? Бу мәсәл бөтен уразага мәгънә бирә. Фарисейныкы кебек барлык матур эшләрен санап чыгу гына түгел, мытарьныкы кебек күз яше белән келәү итү һәм килешү (смирение) генә Ходайның мәрхәмәтен, бәхиллеген алырга ярдәм итәр. Ышанучылар Олы уразага олысымаклыкны (гордыня) басып, кичерү сорап килергә тиеш. Кайбер кеше тыштан яхшы булып күренеп, эчке дөньясы турында кайгыртмый. Һәм, киресенчә, бар кылган эше өчен чын күңелдән инәлеп, кичерү сораучылар – Ходайга җараулы булыр. Тулы

🔸Мытарь белән фарисей атнасына үгет (проповедь)

🔸Олы уразага әзерләнү атналары башланды. Аның беренчесе – Мытарь һәм фарисей атнасы. Быел ул 1 февральгә туры килде.

🔸Кемнәр соң ул мытарь белән фарисей? Фарисейләр, дип укымышлы, һәрвакыт чиркәүгә йөрүче, садака бирүче, калдырмыйча уразаларны тотучы, мактанып, үзләрен башка кешедән өстен куючыларны атаганнар.

🔸Мытарь – халыкны елатып, рәнҗетеп салымнар җыючы кеше булган.

🙏Ләкин Ходай: “Җазыклы мытарь Алла изгелеген алды, ә фарисей буш калды”, – дигән. Шул хәтле ару торучы фарисейны Ходай нигә кабул итмәгән?

Бу мәсәл бөтен уразага мәгънә бирә. Фарисейныкы кебек барлык матур эшләрен санап чыгу гына түгел, мытарьныкы кебек күз яше белән келәү итү һәм килешү (смирение) генә Ходайның мәрхәмәтен, бәхиллеген алырга ярдәм итәр. Ышанучылар Олы уразага олысымаклыкны (гордыня) басып, кичерү сорап килергә тиеш. Кайбер кеше тыштан яхшы булып күренеп, эчке дөньясы турында кайгыртмый. Һәм, киресенчә, бар кылган эше өчен чын күңелдән инәлеп, кичерү сораучылар – Ходайга җараулы булыр.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/mytar-belan-farisei-atnasyna-uget-propoved