Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Быелның гыйнварында Татарстанда газ сөреме белән агуланып 8 кеше үлде

Хастаханәгә озатылып,  исән калучылар да бар.  Арча газ хезмәте бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров белән сөйләштек. – Безнең Арча районында быел газ сөреме белән агулану очраклары булмады, – дип сөйләде ул. – Алга таба да газ җиһазларыннан исән-сау файдаланырга язсын. Хәвеф-хәтәрсез яшәү күп очракта безнең үзебездән тора. Газ котелы, колонкасы һәм газ плитәсе – алар барысы да кеше тормышы өчен уңайлылык белән бергә зур куркыныч тудыручы җайланмалар. Аларның төзек булмавы, аз гына тайпылыш белән эшләве дә безнең сәламәтлегебез һәм гомеребез өчен начар тәмамланырга мөмкин.  

Быелның гыйнварында Татарстанда газ сөреме белән агуланып 8 кеше үлде. Хастаханәгә озатылып,  исән калучылар да бар. 

Арча газ хезмәте бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров белән сөйләштек.

– Безнең Арча районында быел газ сөреме белән агулану очраклары булмады, – дип сөйләде ул. – Алга таба да газ җиһазларыннан исән-сау файдаланырга язсын. Хәвеф-хәтәрсез яшәү күп очракта безнең үзебездән тора. Газ котелы, колонкасы һәм газ плитәсе – алар барысы да кеше тормышы өчен уңайлылык белән бергә зур куркыныч тудыручы җайланмалар. Аларның төзек булмавы, аз гына тайпылыш белән эшләве дә безнең сәламәтлегебез һәм гомеребез өчен начар тәмамланырга мөмкин.