Китапханәгә 2026 елның 15 февраленә кадәр яңа һәм шулай ук инде укылган китапларны алып килергә була. Китапханә хезмәткәрләре өй китапханәсендәге басмаларны, алар яхшы хәлдә булса, кабул итәргә шатланып риза булачаклар. Теләсә нинди жанрдагы һәм тематикадагы китапларны: нәфис әдәбият, фәнни популяр басмалар, балалар китаплары, поэзия тапшырырга була. Сез тапшырган һәр китап башка укучылар өчен кирәк булачак, кызыклы уку эзләүчеләргә шатлык бүләк итәчәк. Әйдәгез бергәләп китап бүләк итү культурасына ярдәм итик һәм китапны кешеләр арасындагы тере диалог буларак саклыйк! Сезне район үзәк китапханәсендә көтәбез!, – диләр китапханәчеләр.