Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Рамазан ае уразасы ел буена, гомер буена җыелган гөнаһларны пакьләргә, тәкъвалыкны арттырырга юнәлтелгәндер

Гыйбадәт көчле, дөрес, ихлас булсын өчен, аңа алдан әзерләнергә кирәк. Бигрәк тә Рамазан ае уразасына. Барыбызга да билгеле: Рамазан башлану белән генә уразага ябышабыз да, уразаның беренче көннәре авырлык белән, аңлашылмыйча китеп тә бара. Кыйммәте югала. Тәнебез генә түгел, хәтта җаныбыз да авырсынып калырга мөмкин. Шундый хаталарга юлыкмас өчен, кайбер бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк. Уразага әзерлек, иң беренче чиратта, рухи тәрбиядән башлана. Үзеңне дә, якыннарыңны да алдан ук ихлас булырга, җанны чистартырга өндәргә кирәк. Моның өчен билгеле гамәлләр кылырга була.

Рамазан ае уразасы ел буена, гомер буена җыелган гөнаһларны пакьләргә, тәкъвалыкны арттырырга юнәлтелгәндер.

Гыйбадәт көчле, дөрес, ихлас булсын өчен, аңа алдан әзерләнергә кирәк. Бигрәк тә Рамазан ае уразасына. Барыбызга да билгеле: Рамазан башлану белән генә уразага ябышабыз да, уразаның беренче көннәре авырлык белән, аңлашылмыйча китеп тә бара. Кыйммәте югала. Тәнебез генә түгел, хәтта җаныбыз да авырсынып калырга мөмкин. Шундый хаталарга юлыкмас өчен, кайбер бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк.

Уразага әзерлек, иң беренче чиратта, рухи тәрбиядән башлана. Үзеңне дә, якыннарыңны да алдан ук ихлас булырга, җанны чистартырга өндәргә кирәк. Моның өчен билгеле гамәлләр кылырга була.