Күремсезлек турында:👇 Күремсез кеше, кеше талигасын үзенә өйгән бәла кебек күрә, аңа көнчелеге килә. Күремсез кеше үзенә зыян тидермәгән кешеләрне дә дошманга куып тора. Күремсез кеше көектән дә кирерәк. Күремсез үзе җитешмәгәннеге өчен кайгырмый, кеше җитешлегенә көнчелеге килеп интегә. Бүтәннәр яхшы эшләре белән макталганга күремсез чыдый алмый, йөзен җимереп тора. Күрә алмаган кешесенә зыян ясаганчы, күремсез кеше баштан үзенә зыян ясый. Күремсез кеше, кеше әрәм итәм дип үзен үзе әрәм итә. Көнчелек кием эчендә торып аны ашый торган көягә ошаулы, көнчелек тә үзе торган йөрәген ашый. Тутык тимерне ашаган кебек, күремсезлек кешенең җанын ашый. Кешенең яхшы эшенә генә күз салыйк, үзебезнең языкларыбызны нык карыйк. @tuganaylar_2002