❄️ Аклык белән тоташ күкләр Бөтерелә, оча, сибелә бит, Аклык белән ташып тора күкләр. Кинәт кенә купкан зилзиләдән Кай арада өелделәр көртләр. Җил сызгырып, себереп куа карны, Зарлангандай аның күплегенә. Кар агымы ага, җәяүле кар Я кинәттән туктап бөтерелә. Тынып кала нидер оныткандай, Әйтерсең лә, барыр юлын җуйган. Җил сызгырып, тагын куа аны, Әллә уйнап, әллә ачуыннан. Берни күреп булмый, гел кар гына, Сызгырган җил белән талашып, Ул агыла болын, үзәннәргә, Көртләр арасында адашып. Георгий Ибушев📖 #арусүз #шигъримизгелләр