🪢 Кечкенә генә авыл булса да, авылда клуб эшли, төрле очрашулар оештырыла. “Махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка челтәрләре шактый гына үрелде инде. Әле бүгенге көндә дә волонтерларыбыз эшне дәвам итәләр. Хәзер яңа схема буенча үрәбез, катлаулырак. Шуңа, маскировка челтәрләре үрергә йөрүчеләр күп түгел. Клубта салкын, шулай да авыл кешеләре килә, җылы киемнәр киенеп эшлибез. Ә гуманитар ярдәм җыюда авыл кешеләре бик актив катнаша, бергәләшеп маскировочный костюмнар да алып җибәрдек”, – дип сөйләде Надежда Пятибратова. 📲Безнең Telegram | Без МAXта