Найти в Дзене
Кряшены

⛪18 январь - Ходаебыз Иисус Христосның Чумылдырылуы алдындагы көн, Качману Сочельнигы

Бу көнне әйтелә торган иманнар: Стихира: 2нче кöй "Äр- бер кешене жактырта торганны, безне Жактыртыучынын чумылырга килгянен кюреб, Алдан Килеӱче Iоаннъ жаны сöйöнöб, калтраб, Аны кулы белян кюрсятеб калыкка äйткян: Бу Iзраильне Жолоучы, безне жугалыб бетеӱдян Коткарыучы диб, эй Жазыксыз Христосъ Аллабыз, шöкöр Сиҥа". Стихира: 4нче кöй "Эй жактыны кейем кюк öстöня Кейеӱче, безне коткарыр öчöн, без кешеляргя ошаулы булган, бöгöн Iорданнын агыуына кейеня, Ул Ӱзе тазарыныуны киряксенмей, Ул Ӱз жöзöнннян безгя изгелек кыла. Эй ис китярлек кодрят, утсыз эретеб бойорогон жимерелеӱсез итеб торгоза, Ӱз исеменя чумылыучыларны коткара, безнен жаннарыбызны Коткарыучы Христосъ Аллабыз". 📲Безнең Telegram | Без МAXта

⛪18 январь - Ходаебыз Иисус Христосның Чумылдырылуы алдындагы көн, Качману Сочельнигы

Бу көнне әйтелә торган иманнар:

Стихира: 2нче кöй

"Äр- бер кешене жактырта торганны, безне Жактыртыучынын чумылырга килгянен кюреб, Алдан Килеӱче Iоаннъ жаны сöйöнöб, калтраб, Аны кулы белян кюрсятеб калыкка äйткян: Бу Iзраильне Жолоучы, безне жугалыб бетеӱдян Коткарыучы диб, эй Жазыксыз Христосъ Аллабыз, шöкöр Сиҥа".

Стихира: 4нче кöй

"Эй жактыны кейем кюк öстöня Кейеӱче, безне коткарыр öчöн, без кешеляргя ошаулы булган, бöгöн Iорданнын агыуына кейеня, Ул Ӱзе тазарыныуны киряксенмей, Ул Ӱз жöзöнннян безгя изгелек кыла. Эй ис китярлек кодрят, утсыз эретеб бойорогон жимерелеӱсез итеб торгоза, Ӱз исеменя чумылыучыларны коткара, безнен жаннарыбызны Коткарыучы Христосъ Аллабыз".

📲Безнең Telegram | Без МAXта