: — Качмануга каршы көнне (18 январь) йорттагы өлкән кеше, кояш баеганчы, иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга, чөнки шайтаннарның котырган чагы, дигән ышану бар. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип ышаналар. — Качману көнне өйдәге тәреләрне чиста су белән юып, сөртеп чыгу гадәте дә бар. — Төн уртасында савыттагы су дулкынлана, дип ышанганнар. Шунлыктан, «су дулкынланганны» күрү өчен (Ходай чумылганны), төн уртасында елга-күл өсләрендәге бәкеләрне карарга барганнар. — Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар. — Шулай ук 18е кичтән төче камырдан ризыклар — кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкаралар. — Качмануны «Ходайның халыкка өндә күренү көне — җазык җолыу көне» дә, диләр. Ышану буенча, электән үк бу көндә олы кодрәт кылынып килә: Иордан өстендә
⛪️ 18 январь көнне, Качману алдыннан керәшеннәр үти торган мөһим йолалар
17 января17 янв
1
1 мин