Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

🎁 “Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты

” ✅ Мата авылында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында узган “Самовар янында кунакта” дип аталган бәйрәм чын мәгънәсендә халык күңелен күтәрде. Күмәк көч белән оештырылган әлеге чарада авыл халкы бер гаилә булып, милли традицияләргә тугры калып ял итә алды. ✅ Бәйрәм мәйданы гөрләп торды: маталылар, яшьтән-олыга кадәр, төрле милли уеннарда катнаштылар, көч сынаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр. Гармун моңына кушылып җырладылар, дәртле көйләргә биеделәр. ✅ Бәйрәмнең иң күркәм өлеше, әлбәттә, кайнап торган самовар тирәсендә җыелып, чәй эчү булды. Өстәлләр телеңне йотарлык тәмле коймак-бәлешләрдән сыгылып торды. Халык бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл белеште, җылы сүзләр әйтеште. Әлеге бәйрәм авыл халкына бергә булырга, бер-берсенә таяныч булырга кирәклеген искә төшерде.

🎁 “Самовар янында кунакта" бәйрәме бердәмлекне ныгытты”

✅ Мата авылында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында узган “Самовар янында кунакта” дип аталган бәйрәм чын мәгънәсендә халык күңелен күтәрде. Күмәк көч белән оештырылган әлеге чарада авыл халкы бер гаилә булып, милли традицияләргә тугры калып ял итә алды.

✅ Бәйрәм мәйданы гөрләп торды: маталылар, яшьтән-олыга кадәр, төрле милли уеннарда катнаштылар, көч сынаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр. Гармун моңына кушылып җырладылар, дәртле көйләргә биеделәр.

✅ Бәйрәмнең иң күркәм өлеше, әлбәттә, кайнап торган самовар тирәсендә җыелып, чәй эчү булды. Өстәлләр телеңне йотарлык тәмле коймак-бәлешләрдән сыгылып торды. Халык бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл белеште, җылы сүзләр әйтеште. Әлеге бәйрәм авыл халкына бергә булырга, бер-берсенә таяныч булырга кирәклеген искә төшерде.

-2
-3
-4