Найти в Дзене
Саба таңнары

🎨🖌«Рәсем эшчәнлеге» компетенциясе буенча кече мәктәп яшендәге балалар арасында төбәкара балалар чемпионатының муниципаль этабы узды

8-9 яшь категориясендә катнашучылар «Минем яраткан мультфильм герое »портретлары өстендә эшләделәр. Балалар танылган персонажларның характерын һәм хис-кичерешләрен тапшыра белүләрен күрсәттеләр. 🎨10-11 яшьлекләр категориясендә катнашучылар тагын да катлаулырак мәсьәләне – «Мәктәпнең бер көне»темасына көнкүреш жанры рәсемен ясауны хәл иттеләр. Катнашучылар мәктәп тормышының динамикасын, уку процессының детальләрен һәм сыйныфтагы атмосфераны чагылдырырга тырыштылар. 8-9 яшьлек балалар арасында конкурс йомгаклары буенча: 1 урын-Маликов Раян, Олы Шыңар мәктәбе 2 урын – Хәсәнова Динә, Тимершык мәктәбе 3 урын - Мифтахова Элина, Байлар Сабасы гимназиясе 10-11 яшьлек балалар арасында конкурс йомгаклары буенча: 1 урын-Аубакирова Нурлана, ОНИКС 2 урын - Һадиева Фирүзә, Мичән мәктәбе 3 урын-Галимуллина Азалия, Шәмәрдән "Үсеш" лицее.

🎨🖌«Рәсем эшчәнлеге» компетенциясе буенча кече мәктәп яшендәге балалар арасында төбәкара балалар чемпионатының муниципаль этабы узды...

8-9 яшь категориясендә катнашучылар «Минем яраткан мультфильм герое »портретлары өстендә эшләделәр. Балалар танылган персонажларның характерын һәм хис-кичерешләрен тапшыра белүләрен күрсәттеләр.

🎨10-11 яшьлекләр категориясендә катнашучылар тагын да катлаулырак мәсьәләне – «Мәктәпнең бер көне»темасына көнкүреш жанры рәсемен ясауны хәл иттеләр. Катнашучылар мәктәп тормышының динамикасын, уку процессының детальләрен һәм сыйныфтагы атмосфераны чагылдырырга тырыштылар.

8-9 яшьлек балалар арасында конкурс йомгаклары буенча:

1 урын-Маликов Раян, Олы Шыңар мәктәбе

2 урын – Хәсәнова Динә, Тимершык мәктәбе

3 урын - Мифтахова Элина, Байлар Сабасы гимназиясе

10-11 яшьлек балалар арасында конкурс йомгаклары буенча:

1 урын-Аубакирова Нурлана, ОНИКС

2 урын - Һадиева Фирүзә, Мичән мәктәбе

3 урын-Галимуллина Азалия, Шәмәрдән "Үсеш" лицее.

-2
-3
-4
-5