💪Республикадан иң көчле көрәшчеләр җыелды. Ярышларда безнең Арча районыннан 10 көрәшче катнаша. 👍 Менә кемнәр алар: Динарис Таҗетдинов (60кг, Шушмабаш), Илдар Гөбәйдуллин (65кг, Шушмабаш), Салават Әхмәтгалиев (65кг, Иске Иябаш), Рамил Хәкимҗанов (70кг, Арча), Райнур Фәйзрахманов (75кг, Ашытбаш), Фаяз Зарипов (85кг Наласа), Дамир Әһлиуллин (90кг Наласа), Илшат Фазылҗанов (100кг, Түбән Мәтәскә), Илшат Идиятов (100кг Күпербаш), Илнур Зәйнуллин (100 кг югары, Арча). Беруңайдан республикада 2025 елдагы көрәш нәтиҗәләре ясалды. 👏 Сезон рейтингы нигезендә иң яхшы командалар арасында Арча районы 4 нче урында! Котлыйбыз! Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүләкләрне кабул итеп алды. Көрәш нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.
16-17 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәрендә ир-егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге ярышлары бара
16 января16 янв
~1 мин