! Русиядә— халыклар бердәмлеге һәм Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы кысаларында Мишәр тарихи-мәдәни үзәгендә «Безнең район халыкларының кышкы бәйрәмнәре һәм уеннары тарихы» дигән чара узды. Балтач районының төрле милләт вәкилләре, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искә алу өчен бергә җыелдылар. Рус уеннары турында Татьяна Шерстабитова сөйләсә, Гөлчибәр Әхмәтгалиева һәм Асия Мостафиналар башкорт гореф-гадәтләре турында тамашачыларга җиткерделәр. Татар уеннарының үзенчәлекләре хакында— Эльвера Солтанова, мари халкының уеннары хакында Альбина Янгирова тамашачыларгамавыктыргыч итеп сөйләделәр. Мишәр традицияләре турында Айгөл Нәфыйкова бәян итте. Кунаклар, дуслык һәм бердәмлек атмосферасында, халык уеннарында катнаштылар. Мондый традицияләр буыннан буынга тапшырылырга тиеш. Алар гаиләләрне ныклырак, ә халыкларны бердәм итүгә йогынты ясар.
Балтачта төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши
16 января16 янв
~1 мин