Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

❗️Татарстанда газ сөреме белән 12 агулану очрагы булды

6 кеше газ сөреме белән агуланып үлде. Гыйнварда гына да ике бала һәм 4 олы кеше үлде. Һәм тагын 11 олы кеше һәм 5 бала хастаханәгә эләкте. 12 гыйнварда Казанның Себер трактындагы биш катлы йортта 53 яшьлек ир кеше,һәм аның 52 яшьлек хатыны газ сөреме белән агуланып үлделәр. 💥Югары Ослан районында яңа ел бәйрәмнәрендә газ сөреме тулы бер гаиләне алып китә. 40 яшьлек ир, 10 һәм 12 яшьлек ике бала һәм аларның әбиләре – 62 яшьлек пенсионер вафат була. 💥Әлмәттә газ белән агулануның яңа очрагы теркәлде – шәһәрнең бер фатирында дүрт кешелек гаилә үзләрен начар хис иткәннән соң табиблар чакырткан. Барлык очраклар буенча тикшерү үткәрелә. ❗️Үзебезгә игьтибарлы булырга! Җилләткеч, суыру каналлары эшлиме - тикшереп торырга! Газ плитәсе, газ котелы эшләгән бүлмә ишеге ябык, форточкалар ачык булырга тиеш.  

❗️Татарстанда газ сөреме белән 12 агулану очрагы булды. 6 кеше газ сөреме белән агуланып үлде. Гыйнварда гына да ике бала һәм 4 олы кеше үлде. Һәм тагын 11 олы кеше һәм 5 бала хастаханәгә эләкте. 12 гыйнварда Казанның Себер трактындагы биш катлы йортта 53 яшьлек ир кеше,һәм аның 52 яшьлек хатыны газ сөреме белән агуланып үлделәр.

💥Югары Ослан районында яңа ел бәйрәмнәрендә газ сөреме тулы бер гаиләне алып китә. 40 яшьлек ир, 10 һәм 12 яшьлек ике бала һәм аларның әбиләре – 62 яшьлек пенсионер вафат була.

💥Әлмәттә газ белән агулануның яңа очрагы теркәлде – шәһәрнең бер фатирында дүрт кешелек гаилә үзләрен начар хис иткәннән соң табиблар чакырткан.

Барлык очраклар буенча тикшерү үткәрелә.

❗️Үзебезгә игьтибарлы булырга! Җилләткеч, суыру каналлары эшлиме - тикшереп торырга! Газ плитәсе, газ котелы эшләгән бүлмә ишеге ябык, форточкалар ачык булырга тиеш.