Башкортстанда мәктәптә нинди температурада дәресләрне укутуны туктату яки дистанцион укыту мөмкинлеген искә төшерделәр. Мәктәп тышкы һаваның теләсә нинди температурасында эшли һәм көчле салкыннар аркасында дәресләргә йөрүне туктату турындагы карарны һәр мәктәп һава шартларын исәпкә алып мөстәкыйль кабул итә. Башлангыч сыйныфларда-авыл мәктәпләрендә дәресләр — 23 С тан түбән температурада, шәһәр мәктәпләрендә-25 С тан түбән температурада туктатыла. Авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныфларда дәресләр 25С нульдән түбән булганда, шәһәр мәктәпләрендә 27С суык булганда туктатыла. Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һава температурасы 30 С булганда, шәһәр мәктәпләрендә 32 С булганда дәресләргә йөрмәскә мөмкин. Кышкы чорда ачык һавада физкультура дәресләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен — минус 10 г