Юниоры-2025" чемпионатында Лесхоз мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучысы Камил Гарифуллин 2нче урынны алды. 📚⚙🔧Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең махсус дисциплиналар укытучысы Илнар Гыйниятов җитәкчелегендә катнашты ул. Чемпионат нәтиҗәләре буенча «Юниорлар» категориясендә "Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау" номинациясендә Камил 2 нче урынны алды. 🤝Котлыйбыз! "8 сыйныф укучысы Камил Гарифуллин безнең көллият базасында укытучы Илнар Гыйниятов җитәкчелегендә конкурска әзерләнде, - дип сөйләде безгә Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. - 🚗Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча өйрәнерлек база, мөмкинлекләр бар бездә. Җитди әзерлек ышанычны аклады". Фотода Камил Гарифуллин көллият укытучысы Илнар Гыйниятов белән. Афәрин!