Найти в Дзене

Балалар бакчасы эшләгәндә —әти-әни күңеле тыныч

Балалар бакчасы эшләгәндә —әти-әни күңеле тыныч Тутагач авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәгафия Мәрданова авылда балалар бакчасы эшләвенә сөенеч белдерә. Киләчәктә дә бакча эшләр дип өмет итә. Авылыбызда яшьләр матур итеп өй тергезәләр. Балалар бакчасы эшли. Сабыйларны пөхтә итеп киендереп, ата-аналар аларны җитәкләп балалар бакчага иткәннәрен карап, шатланабыз. Биредә тормыш кайный, төрле чаралар уза. Күптән түгел Әниләр көненә аналарны һәм зур әниләрне чакырдылар. Балаларның барысы да нәрсәгәдер өйрәнә, кызыксына, бер-берсе белән аралаша. Дөньяны танып-белергә өйрәнә. Тәрбияче апалары Лифа Суфиярова аларны төрле һөнәрләргә өйрәтә.Балалар бакчасына йөрүче балалаларның әниләре “Луч” җәмгыятендә эшлиләр. Балалар бакчасында сабыйлар көнозыны караулы. Ата-ана тыныч күңел белән эшкә юллана. Бәйрәмдә оныкларымның уйнауларын, чыгыш ясауларын күреп, балалар бакчасы озак еллар эшләсен дигән теләгемне җиткерәсем килә. Авылларда сабыйлар тавышы яңгырап торсын иде.

Балалар бакчасы эшләгәндә —әти-әни күңеле тыныч

Тутагач авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәгафия Мәрданова авылда балалар бакчасы эшләвенә сөенеч белдерә. Киләчәктә дә бакча эшләр дип өмет итә.

Авылыбызда яшьләр матур итеп өй тергезәләр. Балалар бакчасы эшли.

Сабыйларны пөхтә итеп киендереп, ата-аналар аларны җитәкләп балалар бакчага иткәннәрен карап, шатланабыз. Биредә тормыш кайный, төрле чаралар уза.

Күптән түгел Әниләр көненә аналарны һәм зур әниләрне чакырдылар. Балаларның барысы да нәрсәгәдер өйрәнә, кызыксына, бер-берсе белән аралаша. Дөньяны танып-белергә өйрәнә. Тәрбияче апалары Лифа Суфиярова аларны төрле һөнәрләргә өйрәтә.Балалар бакчасына йөрүче балалаларның әниләре “Луч” җәмгыятендә эшлиләр.

Балалар бакчасында сабыйлар көнозыны караулы. Ата-ана тыныч күңел белән эшкә юллана. Бәйрәмдә оныкларымның уйнауларын, чыгыш ясауларын күреп, балалар бакчасы озак еллар эшләсен дигән теләгемне җиткерәсем килә. Авылларда сабыйлар тавышы яңгырап торсын иде.