“Альф” позывнойлы уллары һәм туганнарының “Татарин” позывнойлы улы дүрт ел инде СВО зонасында хезмәт иткән Гөлзәмия һәм Рәмзәвиль Сафиннар өендә маскировка челтәрләре үрәләр, тушёнкалар каплыйлар. Сәйтәк авылында берничә волонтёрлар төркеме эшли. Алар СВОдагы райондашларына, авылдашларына кирәк-яраклар хәстәрли. Биредә гомер кичергән Гөлзәмия һәм Рәмзәвиль Сафиннар өендә исә кичләрен кешеләр маскировка челтәрләре үрәләр һәм тушёнка әзерлиләр. Бу әйберләр алгы сызыкка солдатларга җибәрелә. Маскировка ятьмәләре дошман күзәтүеннән саклану өчен бик мөһим, ди яугирләр. Алар гаскәрләрнең һәм техниканың урнашуын яшерергә ярдәм итә, бу күп сугышчыларның гомерен саклап калырга булышлык итә. Тушёнка исә төп тәэмин итү линияләреннән еракта урнашкан солдатлар өчен алыштыргысыз азык-төлек продукты. Дәвамы...
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
13 января13 янв
~1 мин