Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

☕ Бүген кайнар чәй көне

Кайнар чәй көнен аерым Билгеләгәннәр икән, Татарлар бик ярата шул, Әллә шуңа да микән? Эчемлекләр арасында Кайнар чәй – иң тәмлесе, Бигрәк яхшы, килеп тора Эчкән саен эчәсе. Көнен башлый татар халкы Иртәнге кайнар чәйдән, Кофе түгел, чәй эчегез, Сезгә дә тәкъдим итәм. Арыганлык бетеп китә, Зиһеннәр дә ачыла, Тәннәр сафлангандай була Эшләргә дәрт кузгала. Кунакка чәйгә чакыру – Татарда күркәм гадәт, Чакырыгыз дустыгызны, Табыгыз берәр сәбәп! Фәймә Зайнуллина

☕ Бүген кайнар чәй көне

Кайнар чәй көнен аерым

Билгеләгәннәр икән,

Татарлар бик ярата шул,

Әллә шуңа да микән?

Эчемлекләр арасында

Кайнар чәй – иң тәмлесе,

Бигрәк яхшы, килеп тора

Эчкән саен эчәсе.

Көнен башлый татар халкы

Иртәнге кайнар чәйдән,

Кофе түгел, чәй эчегез,

Сезгә дә тәкъдим итәм.

Арыганлык бетеп китә,

Зиһеннәр дә ачыла,

Тәннәр сафлангандай була

Эшләргә дәрт кузгала.

Кунакка чәйгә чакыру –

Татарда күркәм гадәт,

Чакырыгыз дустыгызны,

Табыгыз берәр сәбәп!

Фәймә Зайнуллина