: 🏠 Абзарда шартлар Кышын абзар җылы һәм коры булырга тиеш. Җил-сквозняклардан саклагыз, аслары дымланмасын. Аслыкны (салам, пычкы чүбе һ.б.) вакытында алыштыру бик мөһим. 🌾 Ашату Салкын чорда хайваннарга тулы кыйммәтле рацион кирәк: печән, салам, сусыл азыклар, концентратлар. Витамин-минераль өстәмәләр дә онытылмасын. 🚰 Иң мөһиме — һәрвакыт чиста су булсын, суның температурасы +3 °C тан түбән булмасын. 🧹 Көндәлек карау Абзарны чистартып, даими җилләтеп торыгыз. Хайваннарның тоякларын, аякларын, сыерларда — имчәкләрен тикшерү сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. ✅ Вакытында күрелгән профилактика — кышны имин узу һәм продукциянең (сөт, ит) тотрыклы булуы дигән сүз.