Найти в Дзене

Бүген районыбызның Үзәк чыршысы һәр көндәгечә нәни дусларын, аларның әти-әниләрен кабат үз янына җыйды

Күңелле бәйрәмне балалар иҗат  үзәге белән балалар сәнгать үзәге хезмәткәрләре оештырды. Төрле уен, конкурсларның Кыш бабай һәм Кар кызы белән үтүе  балалар өчен аеруча күңелле булды. Тагын шунысы да бар, Чыршы бәйрәмендә "Поле чудес" микрорайонының ТОС рәисе Фирдисә Бакирова "Ел күршесе" премиясенә лаеклыларны билгеләп узды һәм аларга Диплом белән  бергә бүләкләр дә тапшырды. "Бу киләчәктә дә бергәләп эшләргә ,  дус, тату яшәргә бер стимул бирер дип уйлыйм мин", диде ул котлау сүзендә. Әйе, күршеләр,  гаиләләр белән бергәлектә үткәрелгән һәр көн, һәр бәйрәмнең онытылмас хатирәләре ельязмага үзенең матур истәлекләрен калдырыр әле. Чыршы бәйрәмендә искә алынган мизгелләр дә шуның бер мисалы булды.

Бүген районыбызның Үзәк чыршысы һәр көндәгечә нәни дусларын, аларның әти-әниләрен кабат үз янына җыйды. Күңелле бәйрәмне балалар иҗат  үзәге белән балалар сәнгать үзәге хезмәткәрләре оештырды. Төрле уен, конкурсларның Кыш бабай һәм Кар кызы белән үтүе  балалар өчен аеруча күңелле булды. Тагын шунысы да бар, Чыршы бәйрәмендә "Поле чудес" микрорайонының ТОС рәисе Фирдисә Бакирова "Ел күршесе" премиясенә лаеклыларны билгеләп узды һәм аларга Диплом белән  бергә бүләкләр дә тапшырды. "Бу киләчәктә дә бергәләп эшләргә ,  дус, тату яшәргә бер стимул бирер дип уйлыйм мин", диде ул котлау сүзендә. Әйе, күршеләр,  гаиләләр белән бергәлектә үткәрелгән һәр көн, һәр бәйрәмнең онытылмас хатирәләре ельязмага үзенең матур истәлекләрен калдырыр әле. Чыршы бәйрәмендә искә алынган мизгелләр дә шуның бер мисалы булды.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8