Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Мәгариф хезмәткәрләре ярышларда көч сынашты

Шушы көннәрдә “Сәламәтлек – 2026” Спартакиадасы кысаларында район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат һәм дартс уеннары буенча турнирлар узды. Шушы көннәрдә “Сәламәтлек – 2026” Спартакиадасы кысаларында район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат һәм дартс уеннары буенча турнирлар узды. Ярышларда районның 8 мәктәбеннән командалар катнашты. Көчле рух, җиңүгә омтылыш һәм команда өчен “җан ату” белән сугарылган уеннар тамашачыларны да битараф калдырмады. Һәр команда җиңү өчен бар көчен салып, бердәм команда булып эшләде. Нәтиҗәләргә килгәндә, дартс уены буенча командалар арасында беренче урында – Югары Карыш урта мәктәбе, икенче урында – Сәйтәк урта мәктәбе, өченче урында – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы. Шәхси зачетта хатын-кызлар арасында Гөлназ Сафарова (Иске Тимкә урта мәктәбе) җиңүче булды. Икенче урынга – Альбина Загафуранова (Сәйтәк урта мәктәбе), өченче урынга Валентина Гәрәйшина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) чыкты. Ә ирләр арасында пьеде

Шушы көннәрдә “Сәламәтлек – 2026” Спартакиадасы кысаларында район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат һәм дартс уеннары буенча турнирлар узды.

Шушы көннәрдә “Сәламәтлек – 2026” Спартакиадасы кысаларында район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат һәм дартс уеннары буенча турнирлар узды.

Ярышларда районның 8 мәктәбеннән командалар катнашты. Көчле рух, җиңүгә омтылыш һәм команда өчен “җан ату” белән сугарылган уеннар тамашачыларны да битараф калдырмады. Һәр команда җиңү өчен бар көчен салып, бердәм команда булып эшләде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, дартс уены буенча командалар арасында беренче урында – Югары Карыш урта мәктәбе, икенче урында – Сәйтәк урта мәктәбе, өченче урында – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы.

Шәхси зачетта хатын-кызлар арасында Гөлназ Сафарова (Иске Тимкә урта мәктәбе) җиңүче булды. Икенче урынга – Альбина Загафуранова (Сәйтәк урта мәктәбе), өченче урынга Валентина Гәрәйшина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) чыкты. Ә ирләр арасында пьедесталга Әлфәрит Гафуров (Уразай урта мәктәбе), Винарис Хәҗимуллин (Югары Карыш урта мәктәбе), Илназ Әхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) һәм Ришат Зөлкаров (Сәйтәк урта мәктәбе) күтәрелделәр.

Шахмат турниры чын мәгънәсендә кызу көрәш мәйданына әверелде. 8 команда арасындагы һәр уен киеренке атмосферада узды. Шахмат тактасы янында җитди йөзләр, тирән уйланулар һәм һәр адымны исәпләү бара иде.

Шулай да, ярыш булгач, җиңүчеләрне билгеләү мотлак. Командалар арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Иске Тимкә урта мәктәбе – икенче, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе өченче урынга лаек булды.

Шәхси зачетка килгәндә, беренче тактада – Валерий Гәрәйшин (Түбән Сикияз урта мәктәбе), Азат Шәяхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Радик Шакиров (Уразай урта мәктәбе), икенче тактада – Ридаль Гаскаров (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), Рөстәм Вәлиев (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Рәфит Хәйруллин (Сәйтәк урта мәктәбе), өченче тактада Розалия Васимова (Иске Тимкә урта мәктәбе), Алсу Фаизова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Әлфия Вәлиева (Уразай урта мәктәбе) җиңүчеләр буларак билгеләнделәр.

Турнирларда катнашучылар барысы да югары әзерлек, ныклы ихтыяр көче һәм бердәмлек күрсәттеләр. Спорт ярышлары сәламәтлекне ныгыту, хезмәттәшләр белән аралашу һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә яңа спорт үрләре яулауларын телибез. Киләчәктә дә биредәге Спартакиада районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы һәм коллективлар арасында дуслыкны ныгытучы мөһим чара булып калыр дип ышанабыз.