Берничә чөгендерне юып, әрчергә, вак итеп турап, суда пешерергә кирәк. Аның суы ширбәт кебек куерырга тиеш. Соңрак шуны сөзеп, караңгы төстәге шешәгә салып каплап куегыз да, суыткычта саклагыз. 👉 Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан стаканның ¼ өлеше күләмендә эчегез. Аны әзерләгән көнне үк эчсәң дә була. Шулай дәваланганда, үт куыгындагы ташлар әкренләп эреячәк. 21 көн дәваланыгыз, аннары 1 атна ялдан соң, ширбәтне кабат кабул итегез. Шулай тоташ 3 тапкыр дәваланырга рөхсәт ителә.