Бүген Уфада узган Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә иң нәтиҗәле муниципалитет башлыкларын бүләкләделәр. Бу хакта премьер-министр урынбасары – БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хәбәр итте. Нәтиҗәләр буенча “Социаль үсеш” номинациясендә Балтач районы лаеклы өченче урынны яулады. Биредә администрация эшчәнлеге уналты күрсәткечне үз эченә алган алты критерий буенча бәяләнде. Бу шул исәптән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү, шулай ук барлык гражданнар өчен тигез мөмкинлекләр тудыручы шартлар тудыру. Дәвамы...