! 🌍📚 Бүген Әлмәт шәһәренең М.К.Таһиров исемендәге №1 Лицеенда татар теленә багышланган зур семинар узды. 📖✨ Әлеге чарада татар телен укытуда инновацион алымнарга зур игътибар бирелде, заманча методика һәм технологияләр белән уртаклашу мөмкинлеге тудырылды. 🔹 Программа кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар, лекцияләр үткәрелде. Укытучылар заманча педагогик алымнарны тәкъдим итте, татар телен популярлаштыру юлларын тикшерде. 🔹 Мин дә бу семинарда чыгыш ясап, “Ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре” темасына үз фикерләремне уртаклаштым. 💡🤖 Татар телен укытуда цифрлаштыруның роле, ясалма интеллект кулланып, телне өйрәнү процессын ничек нәтиҗәлерәк итү турында сөйләдек. Мондый чаралар татар теленең үсешенә зур өлеш кертә, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булдыра. Катнашкан барлык укытучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт! ❤️ Бөтен татар теле укытучыларына шулай ук бонус әзерләдем. Татар телен укытуда булыша торган нейрочелтәрләрне бер төркемгә тупладым. Бергәләп телебезне үстерү