ППМИ - 2026 конкурсы кысаларында Кашка һәм Тучыбай авыл советлары вәкилләре, Аскын һәм Балтач районнарының муниципальара чараларында катнаштылар. Биредә алар бергәләп сәламәт, аек тормыш өстенлекләрен барлады. Гөмбә авылының “Төпсез чишмә” буе ул көнне кырмыска күчен хәтерләтте. Монда сәламәтлек һәм аеклык биләмәсе "Аек авыл-2025" республика конкурсында катнашу чикләрендә аек һәм сәламәт тормышны пропагандалаган бик фәһемле чара үтте. Ут күршеләребез Аскын районы Гөмбә авылы халкы Балтач районы Тучыбай авылы вәкилләрен кунакка кабул итте. Кышкы салкын иртә булуга карамастан, Гөмбә авылының “Төпсез чишмә” янына төрле яклардан авылдашлар җыела. "Аек авыл-2025" республика конкурсында Балтач районы данын яклап без, Тучыбай авылы биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров җитәкчелегендә Тучыбай авылы вәкилләре, матур бәйрәмгә кунаклар сыйфатында чакырылдык. Бәйрәмгә Гөмбә авылына илебезнең төрле төбәкләреннән авылдашлар җыелды. Чарада катнашучыларны Кашка авыл биләмәсе башлыгы Ринат Галәветдинов, райо
Тучыбай белән Кашка авыллары арасында дуслык күпере салынды
19 января19 янв
2 мин