Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Бер килсә, килә бит ул кешегә

Аякка бастым дигәндә генә 56 ел тигез гомер иткән хатыны Галия вафат була. – Галиям үлгәненә дә унике ел була инде. Үзе урынына кеше дә калдырып китмәде, ичмасам, – ди Бакый абый шаяртып. – Төшкә дә керми. Тәмам туйган икән, дим. Керсә дә, бик тиз юкка чыга. Озак торсам, китми калырмын, диядер инде. Шаяртып сөйләсә дә, күзләрендә моңсулык барлыкка килде. “Бик тату яшәдек. Әйбәт иде”, – диде һәм танышкан вакытларын искә төшерде. Соңыннан безнең сорау буенча кулына гармунын алды. "Яхшы уйный идем гармунда. Авыру сәбәпле, бармаклар гына бик үк тыңламый башлады", - диде Бакый абый.

Бер килсә, килә бит ул кешегә. Аякка бастым дигәндә генә 56 ел тигез гомер иткән хатыны Галия вафат була.

– Галиям үлгәненә дә унике ел була инде. Үзе урынына кеше дә калдырып китмәде, ичмасам, – ди Бакый абый шаяртып. – Төшкә дә керми. Тәмам туйган икән, дим. Керсә дә, бик тиз юкка чыга. Озак торсам, китми калырмын, диядер инде.

Шаяртып сөйләсә дә, күзләрендә моңсулык барлыкка килде. “Бик тату яшәдек. Әйбәт иде”, – диде һәм танышкан вакытларын искә төшерде.

Соңыннан безнең сорау буенча кулына гармунын алды. "Яхшы уйный идем гармунда. Авыру сәбәпле, бармаклар гына бик үк тыңламый башлады", - диде Бакый абый.