Яңа ел алдыннан Казандагы 7 нче хастаханәсендә булып кайтканнар. Биредә махсус хәрби операция зонасынннан яраланып кайткан егетләр өчен госпиталь урнашкан. Яңа ел күчтәнәчләре белән 39 кап тутырып, шунда дәваланучы егетләргә дип госпитальгә илтеп тапшырганнар. - Бүләкләрне туплауда ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт җиткерәбез. Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып егетләребезнең исән-имин өйләренә кайтуларын телибез, - диде Алина Латипова.