Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Мәмәтхуҗада Раштуа бәйрәменә әзерләнделәр

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур, иң серле Һәм иң әкияти бәйрәм алдыннан балалар өчен «Раштуа сувенирлары» дигән мастер-класс үткәрделәр. Балалар иҗат атмосферасына чумдылар һәм алдан әзерләнгән гипс сыннарын бик теләп бизәделәр. Гипс сыннар балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, фантазияләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Чарада бәйрәм рухы һәм шатлыклы кәеф хөкем сөрде. Эшләр матур, күзләрне сөендерә торган булып чыкты. Балалар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар, өйләрен бәйрәмчә бизәү аларның туганнарына да күңелле булачак.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур, иң серле Һәм иң әкияти бәйрәм алдыннан балалар өчен «Раштуа сувенирлары» дигән мастер-класс үткәрделәр.

Балалар иҗат атмосферасына чумдылар һәм алдан әзерләнгән гипс сыннарын бик теләп бизәделәр. Гипс сыннар балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, фантазияләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Чарада бәйрәм рухы һәм шатлыклы кәеф хөкем сөрде. Эшләр матур, күзләрне сөендерә торган булып чыкты. Балалар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар, өйләрен бәйрәмчә бизәү аларның туганнарына да күңелле булачак.