»🍃 Карендәшебез, каты авыруга каршы торучы шагыйрь Никифор Тукмачевның шушы елның соңгы айларында язган шигырьләре📖 💔Мин түзәргә тиеш, түзәргә Бөтен борчуларым бетәр кебек, Кайгыларым җиңел үтәр кебек, Урманнарга кереп җырласам. Табып сабый чакка кайтыр юлны, Иңнәреңә куеп башкаемны, Үкси-үкси, әни, җыласам. Бәхет кошы миңа кунмас инде, Язмышлардан узмыш булмас инде, Мин түзәргә тиеш, түзәргә. Рухи көчләремне бергә җыеп, Дусларымның теләкләрен тоеп, Тиеш мин барсын да җиңәргә. КҮБРӘК ШИГЫРЬЛӘР: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/nikifor-tukmacev-iaty-gomernen-altyn-cagy